Дмитрий Патрушев: яңа дәүләт программасы авыл территорияләрен үстерүгә комплекслы карауны тәэмин итәчәк

2018 елның 15 декабре, шимбә

2018 елда «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» ярдәмче  программасын  финанслауга  32,8 млрд. сум  бүленгән. 

Россия Федерациясе Президенты  кушуы  буенча  эшләнә  торган  яңа  дәүләт  программасы 2019  елның  1  июненә  расланачак,  ул авыл  территорияләрен  үстерүгә  комплекслы  карауны  тәэмин  итәчәк.  Бу  хакта  Россия Авыл хуҗалыгы  министры   Дмитрий Патрушев  Россия  Федерациясе  Федераль Собраниесе  каршындагы  Закон чыгаручылар советы  утырышында  сөйләде,  дип  хәбәр  итә  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  Матбугат  хезмәте.  

Дмитрий  Патрушев  сүзләренә  караганда,  яңа  дәүләт  программасы  авыл  халыкының  санын саклап  калуны.  Авыл  тормышының социаль- икътисадый дәрәҗәсен күтәрүне күздә тота, киләчәктә агросәнәгать комплексын гына түгел,  ә  катнаш  тармакларны  үстерүгә  дә  ярдәм  итәчәк.  

Министр, «2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясе авыл  территорияләрен тотрыклы үстерү стратегиясе”н гамәлгә ашыру  кысаларында эшләнгән   «Авыл  территорияләрен  тотрыклы  үстерү»  ярдәмче  программасын  финанслауга    32,8 млрд. сум  каралган иде,  дип  хәбәр  итте.   бу  акчалар  су  һәм  газ  белән  тәэмин  итү  инфраструктурасын  булдыруга,  сәламәтлек  саклау,  мәгариф, мәдәният, спорт  объектларын   төзүгә,  юллар  ремонтлауга  тотылды.  

Шул ук вакытта Россия Федерациясе Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  башлыгы,  2019 елда  бюджет законы нигезендә  авыл  җирендә  социаль  объектлар  төзү  башка  ведомстволарның  тармак  дәүләт  программалары кысаларында башкарылачак,  диде. Ә бу исә, Дмитрий Патрушев  фикеренчә,  ярдәмче  программага  башта ук салынган комплекслы  карашны  бозачак  һәм  2020  елдан  кайбер юнәлешләр буенча финанслау күләмнәрен  киметүгә  китерергә  мөмкин.  

«Шуңа  бәйле  рәвештә,  без  Федерация Советы әгъзаларына  һәм Дәүләт Думасы  депутатларына  бу  чараларның  алга  таба  да  тулысынча  гамәлгә  ашырылуын хуплауларына һәм аларны  контрольдә  тотуларына  ышанабыз», - диде  Россия Федерациясе  Авыл хуҗалыгы  министрлыгы башлыгы,  закон  чыгаручыларга  мөрәҗәгать итеп. Моннан тыш  ул яңа дәүләт  программасын  эшләгәндә  Министрлыкның башка  төбәкләр белән  актив  хезмәттәшлек  итүен  билгеләп  үтте  һәм  парламентарийларның да  бу  эштә  актив  катнашуларын  үтенде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International