Лениногорск муниципаль районында терлекчелек тармагының 11 айлык эшенә йомгаклар ясалды

2018 елның 14 декабре, җомга

Лениногорск муниципаль районының  «Спартак» агрофирмасы”  ҖЧҖ  базасында  терлекчелек  мәсьәләләре  буенча  семинар-киңәшмә  узды.     

Чарада  шәһәр  мэры    Рәгать  Хөсәенов,  районның   Авыл  хуҗалыгы  һәм  азык-төлек идарәсе  башлыгы     Илнур  Шәмәрдәнов,   шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре җитәкчеләре  һәм  белгечләре  катнашты. 

районның   Авыл  хуҗалыгы  һәм  азык-төлек идарәсе  башлыгы     Илнур  Шәмәрдәнов катнашучыларны  терлекчелек  тармагының  11  айлык  эш  йомгаклары  белән  таныштырды.   Үз чыгышында  ул   сөт  җитештерү,  эре  мөгезле  терлекләр үрчетү,  бозаулар  туу һәм  аларның  сакланышы  мәсьәләләренә  басым  ясады.    

«Бүгнге  көндә   районның  терлекчелек  буенча  күрсәткечләре  начар  түгел:    17343 тонна  сөт  җитештерлде,  бу  узган  елның  шушы  чорына  карата     106 % тәшкил  иә,   эре  мөгезле  терлек   ите  җитештерү  буенча  да  үсеш бар – 108%,  бозаулар  туу  - 104%.  Уңай  нәтиҗәләргә дә  карамастан,   районда  тагын да   югарырак  күрсәткечләргә  ирешү  өчен  хуҗалыкларга   тырышырга   һәм  үз  эшләренә  җентекле  анализ  ясарга кирәк,  җитештерүнең  һәр  циклына  комплекслы  һәм   системалы  ысуллар  табу  сорала», - дип  билгеләп  үтте   Илнур  Шәмәрдәнов.  

Практик  өлештә  катнашучылар  яңа  сатып алынган  нәселле  терлекләр  өчен  эшләнгән яңа     сөт-товар  фермасында  булдылар.   Биредә  аларга  реконструкцияләнгән  ванна  бүлмәләрен,  яңа  саву  залын, азык  цехын  күрсәттеләр.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International