Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында (ГИС) кешеләр шикаятьләрен игътибарсыз калдырмый торган иң актив министрлыклар рәтендә

26 декабрь 2018 ел., чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хоуклары буенча вәкаләтле вәкил  аппараты  хезмәткәрләре  "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында    (ГИС) кешеләрнең шикаятьләрен оператив хәл итүче Татарстан  министрлыклары рейтингын  төзеделәр.  

«Бездә шундый рейтинг бар. Бу рейтингка квартал саен Татарстан  Республикасы Икътисад министрлыгы йомгак ясый», - дип хәбәр итте  Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил    Сәрия Сабурская.

"Халык  контролендә" кешеләрнең барлык мөрәҗәгатьләрен оператив  рәвештә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгы, Татарстан  Республикасы Транспорт һәм юллар  хуҗалыгы  министрлыгы, Татарстан  Республикасы Сәламәтлек  саклау  министрлыгы  хәл итәләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International