Биектау муниципаль районында хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар һәм ветеринария табиблары өчен авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча укулар узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Нәҗип Хаҗипов һәм Илдус Габдрахманов, шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар һәм ветеринария табиблары катнашты.
Очрашуны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов ачты. Башта ук ул катнашучыларны культураларның уңдырышлылыгын арттырырга ярдәм итә торган факторлар белән таныштырды һәм игенчелек тармагына анализ ясады.
«Культураларны чиратлаштыруны үтәү, явым-төшемнең һәр миллиметрын, минераль ашламаларны дөрес файдалану, орлык шытылып чыкканчы һәм аннан соң тырмалауны уздыру - болар барысы бергә уңышка юл ача. Бу шартларны дөрес үтәгәндә, зур чыгымнар тотмыйча да өстәмә уңыш алырга мөмкин», - диде Илдус Габдрахманов.
Илдус Габдрахманов агрономнарның игътибарын җирне чәчүгә әзерләү мәсьәләсенә юнәлтте. Аныңча, сортларны районлаштыру гына аз әле, ә тишелеп чыккан культураларны карау һәм тукландыру бик мөһим, туфракны вакытында известьлау да артык түгел, чөнки әче туфраккка минераль ашлама кертүдән файда юк.
Илдус Габдрахманов үз чыгышында рапс үстерү темасына да тукталды.
«Бу культураның асылы шунда ки, ул 100% табыш китерә торган сирәк культураларның берсе. Үсемлекнең яшел өлеше, шулай ук орлыкларын майга эшкәрткәннән соң кала торган сыгынтысы терлекләр азыгы итеп кулланыла», - диде ул.
Аннары Илдус Габдрахманов рапс игүнең өстенлекләре турында сөйләде. Беренчедән – табыш китерү. Кем моның белән эшли, белә - бер культура да рапс кебек 100% табыш китерми. Икенчедән - тиз акча алу. Август аенда тере акчага бер культурага да әле аңа булган ихтыяҗ юк. Өченчедән - иң тиз өлгерә торган культура.
Аннары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов район терлекчелеге тармагына анализ ясады.
«Бер үк терлек азыгын тотып, төрле сөт алуга ирешергә мөмкин. Биектау районы терлекчелек буенча рейтингта республика районнары арасында тугызынчы урында тора. Җиде ел эчендә район сөт җитештерүне 32 %ка арттырды», - диде Нәҗип Хаҗипов.
Үз чыгышында ул “Әсән” хуҗалыгын атап китте. Бу хуҗалыкта савым да яхшы, авырлык буенча артым да югары.
Очрашуны тәмамлап, министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармагында яңа технологияләрне гамәлгә кертү бурычын куйды. «Технологияләр белән идарә итә белергә кирәк. Бу, әлбәттә, кешенең белем дәрәҗәсенә, аның фикер йөртүенә бәйле», - диде ул.