Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының утырышлар залында РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан комитеты 2016 – 2018 елларга Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы буенча Тармак килешүен гамәлгә ашыру йомгаклары буенча чираттагы пленумын уздырды. Аны РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәрида Гарифуллина алып барды.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Гүзәл Кадыйрова, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Татьяна Елесина, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәләхов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оештыру эше һәм социаль үсеш бүлеге башлыгы Илсур Камалтдинов катнашты.
Утырышта 2016 – 2018 елларга Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы буенча Тармак килешүен гамәлгә ашыру йомгакларын карадылар. Аннары республика комитеты әгъзалары 2019 – 2021 елларга Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы буенча яңа Тармак килешүе проектын карадылар.
Төп нотык белән республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина чыгыш ясады. Ул республика килешүе бүлекләрен үтәү буенча җентекле анализ ясады, чыгышында тармак хезмәткәрләренә эш хакы түләү, эш белән тәэмин итү, хезмәтне саклау һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.
Фәридә Гарифуллина шулай ук пенсия законнарына үзгәрешләр белән таныштырды. 2019 елның 1 гыйнварыннан авыл җирендә яшәүче һәм эш стажы кимендә 30 ел булган пенсия яшендәге хезмәткәрләргә социаль ташламалар гамәлгә кертелүе турында (“Иминләштерү пенсияләре турында” 2013 елның 28 декабрендәге 400-ФЗ номерлы Федераль законның 17 статьясындагы 14 һәм 15 өлешләр). Шуңа бәйле рәвештә, республика комитеты әгъзалары, бүген кайда яшәүләренә карамастан (авылдамы, шәһәрдәме), авыл хуҗалыгында кимендә 30 календарь ел эшләгән барлык затларның пенсиясенә тиешле түләүләр алу хокукы мәсьәләсен карау тәкъдиме белән чыктылар.
Пленумда катнашучылар 2019 – 2021 елларга Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы буенча яңа Тармак килешүе проектына тәкъдимнәрне расладылар. Республика комитеты әгъзалары хезмәт өчен түләү күрсәткечләренә аерым игътибар бирделәр, авыл хуҗалыгында хезмәт хакын республика буенча уртача хезмәт хакынннан 80% дәрәҗәсенә кадәр, тариф ставкасын (вазыйфаи окладны) кимендә 70%ка җиткерергә, дигән тәкъдим әйттеләр. Яшьләр сәясәте өлкәсендә яшьләрне авылда калдыру буенча өстәмә чаралар күрү турында, шул исәптән лаеклы хезмәт хакы түләү һәм тормыш шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәр булды.
Пленум азагында Фәридә Гарифуллина «АПК хезмәткәрләренә социаль ярдәм иүнең һәм аларны хокукый яклауның законлы аспектлары» темасына парламент тыңлаулары узуы турында мәгълүмат бирде.
Парламент тыңлаулары кысаларында авыл территорияләрендә тормыш дәрәҗәсен күтәрүнең хокукый аспектлары, пенсия белән тәэмин итү, хезмәт хакы, хезмәтне саклау, профессиональ кадрлар әзерләү, Россия Федерациясе субъектларының авыл территорияләрен комплекслы үстерү мәсьәләләре каралды.