Россия Федерациясе Хөкүмәте 2017-2025 елларга авыл хуҗалыгын үстерүнең федераль фәнни-техник программасына "Россия Федерациясендә шикәр чөгендере селекциясен һәм орлыкчылыгын үстерү" ярдәмче программасын кертте, аның буенча тиешле карар Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыкты.
"2017-2025 елларга авыл хуҗалыгын үстерүнең федераль фәнни-техник программасына кертелә торган үзгәрешләр. "2017-2025 елларга авыл хуҗалыгын үстерүнең федераль фәнни-техник программасына” "Россия Федерациясендә шикәр чөгендере селекциясен һәм орлыкчылыгын үстерү" ярдәмче программасын", - диелә документта.
Сайтта ярдәмче программаның максаты күрсәтелә – сәнәгать җитештерү күләмнәрен тотрыклы арттыруны тәэмин итү һәм югары технологияле эшләнмәләр нигезендә үзебезнең шикәр чөгендере селекциясе гибридлары орлыкларын сату.
Россия Хөкүмәте авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларында сатып алу һәм товар интервенцияләренә октябрьдә 2,5 млрд сум акча бүлеп биргән иде.
Мондый чаралар авыл хуҗалыгы продукциясенең федераль интервенция ашлык фонды запасларын тәэмин итүгә юнәлдерелә, аларның күләме 3,9 млн. тоннага җитә, гомуми суммасы 36,1 млрд. сум тәшкил итә.