Менделеевск муниципаль районында техниканы 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Менделеевск районында На базе КФХ Әгълиев Р.М. КФХ базасында  техниканы 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча    семинар – киңәшмә узды.  Чарада   Менделеевск  районы  башлыгы Валерий Чершинцев, район башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча  ярдәмчесе Хәйдәр Һадиуллин, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе башлыгы Илнур Фәрукшин, шулай ук КФХ башлыклары  һәм  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  белгечләре  катнашты.

Семинарда авыл хуҗалыгы  техникасына  сервис хезмәтләре күрсәтү буенча  проблемалы мәсьәләләр каралды һәм техниканы 2019 елгы авыл хуҗалыгы  эшләренә  сыйфатлы  әзерләү  бурычлары  куелды.  

Катнашучылар техниканы саклау урыннарында көзге-кышкы чорда  ремонтлауны оештыру, тимерчелек цехындагы  эшләр белән таныштылар,     техник хезмәт күрсәтү  пунктында булдылар,  ГОСТ таләпләре нигезендә  техниканың  кышкы  саклауга  куелышын  карадылар.    

Очрашу азагында районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе   башлыгы Илнур Фәрукшин болай  диде: «Хуҗалыкта  эшләү өчен бөтен  шартлар тудырылган - ягыла торган гаражлар, җылытылган  сыер  абзарлары,  хезмәткәрләр  өчен  җиһазланган  бүлмәләр, юыну   бүлмәләре. Хуҗалык  җитәкчелегенең  һәм хезмәткәрләренең  эшне оешкан  төстә алып  баруы  аркасында авыл  хуҗалыгы техникасын  ремонтлау  вакытында башкарыла».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International