Бүген Алабуга муниципаль районының «ТПК МТЗ – Татарстан» ҖЧҖ базасында «Техниканы 1019 елгы кыр эшләренә әзерләү» темасына республика инженерлык конференциясе узды, анда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык-техника сәясәте буенча урынбасары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү хезмәте белгечләре, шулай ук муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм механикалаштыру буенча консультантлары, агрохолдингларның һәм республиканың эре хуҗалыкларының җитәкчеләре һәм баш инженерлары, дилер һәм сервис хезмәтләре җитәкчеләре, ремонтлау предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Конференциянең практик өлешендә катнашучылар «МТЗ-Татарстан» ҖЧҖ цехлары белән таныштылар. Алар шулай ук МТЗ тракторлары һәм авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен карадылар.
Пленар өлешне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачты. «Биредә Татарстан агросәнәгать комплексының барлык инженерлык командасы җыелган, болар- республика районнары хуҗалыкларының баш инженерлары һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары», - диде ул.
«Техниканы 1019 елгы кыр эшләренә әзерләү» темасына нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов чыгыш ясады.
«Бюджеттан саллы ярдәм күрсәтелүгә дә карамастан, Татарстанның машина – трактор паркы ел саен бары тик 3%ка гына яңара, ә югалтулар 5%ка җитә. Ел саен автопаркны кимендә 10 процентка яңартырга кирәк», - диде министр урынбасары.
Әгәр узган ел районнарга 151 ашлык җыю комбайны алынган булса, быел - 128 генә. Бер комбайнга тәүлеклек йөкләнеш 480 гектар тәшкил итә. Кайбер хуҗалыкларда хәтта 1 мең гектарга кадәр җитә. Ашлык җыю комбайннарының эш нәтиҗәлелегенә дә игътибар бирергә кирәк. Шул ук вакытта, ашлыкны югалту проблемасы да бар.
Киңәшмә азагында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү хезмәте белгечләре техниканы тикшерү йомгаклары турында мәгълүмат бирделәр. Бүген барлык хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы техникасын кыр эшләренә әзерләү буенча актив эш алып барыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, техникадан тиешсез файдалануга карата киләсе елдан Министрлык тарафыннан җитди чаралар күреләчәк. Конференциядә шулай ук детальләрне торгызу юлы ремонт чыгымнарын киметү чаралары да әйтелде.