Татарстан йомырка җитештерү буенча Россия төбәкләре арасында алдынгылар рәтенә керде. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына «Татар-информ» МА хәбәр итте.
«Бу елның 11 аенда республикада авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян - фермер хуҗалыкларында 977 млн. 65 мең данә йомырка җитештерелгән. Бу узган елга караганда 170 млн. 333 мең данәгә, ягъни 21,1%ка күбрәк», – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәләренә караганда, тулаем ил буенча авыл хуҗалыгы оешмаларында йомырка җитештерү 1%ка арткан – 32,65 млрд данә булган. Йомырка җитештерү үсеше буенча алдынгылар бишлегенә, Татарстаннан тыш, шулай ук Әстерхан, Рязань, Ярославль өлкәләре һәм Ставрополь крае кергән.