ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Россия  сәүдә  челтәрләрендә  октябрь  азагында   үзебездә  җитештерелгән  шәрабларны  таныту  буенча  беренче мәртәбә  «Россия  шәраблары көне» акциясе  узачак.  Ул  барган  чорда  сәүдә челтәрләрендә     дегустацияләр, продукцияне сайлау  буенча  консультацияләр була,  кайбер  шәрабларга  ташламалар  ясалачак.  

Сарман  районы   шикәр  чөгендерен  үстерү  буенча  алдынгыларның  берсе.  Быел  районда  әлеге    культура   9269 гектарда  чәчелгән – муниципаль  районнар арасында  шикәр чөгендере  иң  күп мәйданда  чәчелгән  район.

Кукмара районы Олыяз  авылыннан  Гөлчәчәк һәм  Фәнис   Әһлиуллиннар хуҗалыгында  60  баш  сыер бар. Алар  2006  елда  пай  җирләре исәбенә  КФХ төзиләр. 


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның  26 - 27 октябрендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы  Яшьләр эшләре  министрлыгы  белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында    “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.

Татарстан   Республикасы  фермерлары  “Алтын көз – 2018” Россия  агросәнәгать күргәзмәсенең  бүләкләренә  лаек булдылар.

Оператив белешмәләргә  караганда,    16 октябрьгә  Татарстан  буенча  шикәр  чөгендере   56,6 мең га мәйданда   чыгарылган,  бу  планнан    88 процент  тәшкил  итә.  Бүгенгә барысы   1944,7 мең тонна  шикәр  чөгендере   җыелган,  бер гектардан  уртача  уңыш    344 центнер  тәшкил итә. 


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан   мелиораторлары ХХнче  “Алтын  көз – 2018” Россия  аграр күргәзмәсендә  өч  алтын  медаль алдылар. 

2018 елның  11  октябрендә  “Татарстанның Агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә  белем бирү  ФДБМУендә авыл  хуҗалыгы  хайваннарын  үрчетүне оештыру  буенча  курслар  узды.  

 Азнакай  муниципаль  районында  Таллы-Бүләк кооперативы базасында  семинар-киңәшмә  узды, анда  терлекләрне кышлатуга,  сыерларны  бозаулатуга, савымны  арттыруга, авыл  хуҗалыгы  продукциясен   җитештерү һәм сату  күләмнәрен  арттыруга  кагылышлы  мәсьәләләр   каралды. 

12 октябрьдә Арча  муниципаль районының  «АЮ» АФ” ҖЧҖендә  тракторларны  һәм тагылма техниканы    саклауга  кую һәм  көзге-кышкы  ремонтны  оештыру  мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә  узды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International