ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2018 ел
шимбә

Шимбә көнне Казанда Татарстан башкаласында  авыл хуҗалыгы  продукциясен сату ярминкәләре узды. Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрының  беренче урынбасары  Николай Титов, министр урынбасарлары,   АПК бүлекчәләре җитәкчеләре йөреп чыктылар. Алар  китерелгән продукциянең    ассортименты һәм аларга  бәяләр белән  таныштылар.    

2018 елда «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» ярдәмче  программасын  финанслауга  32,8 млрд. сум  бүленгән. 


14
декабрь, 2018 ел
җомга

Министрлыкта  2018 елда  бакчачылык  ширкәтләрендә  инженерлык    инфраструктурасы  объектларын  капиталь  ремонтлау  һәм  реконструкцияләү   эшләренә  йомгаклар  буенча  видеоконференция режимында   киңәшмә  узды Киңәшмәне  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов  үткәрде. 

Татарстанның өч шикәр заводыннан икесендә шикәр  чөгендерен  эшкәртүне  төгәлләделәр. «Нурлат шикәре» ЯАҖендә 169,8 мең тонна чимал  эшкәртелде  28 мең тонна шикәр  әзерләнде,  бу  узган  елга  караганда     13,2 мең тоннага  азрак. 

15 декабрьдә  Казанда, Чаллыда, шулай ук Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселогында  авыл хуҗалыгы продукциясен   һәм көндәлек  кирәк-яракларын  сату буенча  гадәттәге   авыл хуҗалыгы  ярминкәләре узачак.

Лениногорск муниципаль районының  «Спартак» агрофирмасы”  ҖЧҖ  базасында  терлекчелек  мәсьәләләре  буенча  семинар-киңәшмә  узды.     


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

13  декабрьдә Буа муниципаль районында  “Авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  нәтиҗәлелеген  арттыру  резервлары”  темасына     зона  семинар-киңәшмәсе  узды.     

 

Тукай  муниципаль районыннан  «Вилданов» КФХ эре  мөгезле  терлекләр  үрчетү белән, кошчылык һәм ашлык җитештерү белән шөгыльләнә. 

Орлык материалы кайтару өчен республика авыл хуҗалыгы  җитештерүчеләренә, юл чыгымнары  тотып,  каядыр  барып йөрергә  туры  килмәячәк,  дигән мәгълүмат бирде  "Татар - информ"  МА.


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Марат  Әхмәтов  җирдән  файдаланучылар  өчен  җир  төзелеше  турында документлар пакетын эшләргә кирәк,  дип белдерде.    Бу  тәкъдимне ул бүген Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Эколоргия,  җирдән  файдалану,  агросәнәгать һәм  азык-төлек  сәясәте  комитеты  утырышында  игълан итте,  дип  хәбәр  итә "Татар - Информ" МА. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International