2019 ел Тукай районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм елы дип игълан ителде

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

2019 ел  Тукай  районында  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  ярдәм  елы  дип  игълан ителде.  Районда  фермерларга  дәүләт  субсидияләрен  алуда  ярдәм  итә  торган  комиссия  эшли  башлады.   Ул  авыл  эшкуарларына  кирәкле  документларны  тутырырга ярдәм  итү, беренче  чиратта,  юридик  хезмәт күрсәтү белән  шөгыльләнә. 

Комиссиягә  район Башкарма комитеты җитәкчесенең  беренче  урынбасары    Илмир Җәббаров җиттәкчелек  итә.  Төркем составына  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе белгечләре,  икътисад,  төзелеш,  архитектура буенча  белгечләр керә.   

Хуҗалыгында  күп сыерлар  тота  торган  авыл  кешеләре  өчен  иң  кулай  программа  - кече фермалар  төзү  проограммасы.  Субсидия  алучылар    булып  терлек  сарайларын  яңартырга  теләүче, сыерлар  санын  арттыру  максаты  белән  терлек  биналарын  яңарткан  кешеләр санала  ала.  

 Исегезгә төшерәбез,   2019 елдан  бу  субсидия  төренең  дә  күләме  арта.  Мәсәлән,  8 баш  хайванга  исәпләнгән  ферма өчен  дәүләт    400 мең  акчаны  кире  кайтара,    5 башлык  фермага  – 200 мең  сум. «Бүген  бу   программада  катнашырга  теләүчеләр бар», – дип  сөйли  Илмир Җәббаров.
У Биклән авылында  яшәүче  Равил Яруллин хуҗалыгында    11 баш  эре  мөгезле  терлек бар. Шулардан  8е – савым  сыерлары.  Көнлек  савым   60 литр  тәшкил  итә.  Үз   продуктларын  фермер   Чаллы  шәһәрендә  сата.    Даими  сатып  алучылары  да  бар.  Хатыны  Җәмилә  сөттән каймак, эремчек һәм хәтта    йогурт ясый. «Бу  продукцияне  авыл  халкы  бик  ятратып  ала», – дип сөйли фермер.

Җәмилә Яруллина  8 сыерны  да  кулдан  сава торган  була.   Һәм моңа  бер дә  зарланмый, чөнки бу  эшкә  кечкенәдән  өйрәнеп  үскән.    
 «Һәр сыерга  15 минут  вакыт  уза», – ди  ул. Күптән түгел  фермер гаиләсе    40x60 программасы  буенча  саву  аппараты  алган. Бу  инде  аларның  эшен  күпкә  җиңеләйтеп  җибәргән, әлбәттә.  Терлек  азыгын   фермер үзе  сатып  ала,  әмма  арендага  пай  җирләре  алырга  да  теләге  бар. Җирне үзе  эшкәртеп,  үзе  терлек  азыгы  үстерергә  уйлый  ул. Моның  өчен  техника һәм зур сарай  кирәк,  билгеле.  

- Дүрт ел  буена  мин  бер дә  программаларда  катнашканым  булмады.  Дөресен  әйткәндә,  төрле инстанцияләрдә йөрү,  чираттларда  тору,  документлар  җыю  куркыта  иде  мине. Минем аңа  вакытым да  юк.   Быел банкта  кредит  алырга  ниятләгән  идек.  Әмма районда  махсус  комиссия  эшли башлаганын белеп  алдык.   Һәм дәүләт ярдәменнән  файдаланырга  булдык.    Без  хакимият  белгечләре  белән  еш  шалтыратышып  торабыз. Авыл  кешеләренә  игътибар бирүләре  өчен  рәхмәтле без  аларга.   «Ярдәм кулы  сузарга  әзер  кешеләр  булганда, эшләргә дә,  яшәргә дә күпкә җиңелрәк», – дип сөйләде   фермер. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International