Балтач районында техниканы кыр эшәренә әзерләүнең барышы

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Балтач  районында  узган  атнада  техниканы  2019 елгы  кыр  эшләренә  әзерләү  мәсьәләләре  буенча  семинар-киңәшмә  узды, анда  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Фирдәүс Нәбиуллин,  оешмалар  җитәкчеләре һәм хуҗалыклар    инженерлары  катнашты.

Семинар-киңәшмәнең  практик  өлеше      «Яңа тормыш» ҖЧҖ базасында  узды.  Бу  хуҗалык  мисалында  киңәшмәдә  катнашучылар  авыл  хуҗалыгы  техникасын  язгы  кыр  эшләренә  сыйфатлы  әзерләүнең  барышы  белән  таныштылар.   Бу  елның  31  гыйнварына  оператив  белешмәләр буенча    Балтач районында  трактор паркының  65%ы  әзерләнгән,  шуннан   чит ил  кторлары  -    70%. Шулай  ук  сабаннар  - 80 %, чәчкечләр - 60 %, культиваторлар - 65 % һәм  чәчү   80% эшкә  әзер. Районда  ремонтлау  эшендә  һәркөнне    145 кеше  эшли һәм  авыл  хуҗалыгы  машиналарын  ремонтлау  буенча     36 звено  бар.  26 ремонтлау  остаханәсендә   тракторлар, комбайннар һәм катлаулы   техника ремонтлана, 22  пунктта  техник  хезмәт күрсәтелә. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы күрсәтмәсе   буенча   чәчү  һәм туфрак эшкәртү  машиналары  1  апрельгә  тулысынча  әзер  булырга  тиеш,   азык  җыю  машиналары   –   10 майга  кадәр,  ашлык  җыю   техникасы  2019 елның   1 июленә әзер  булырга  тиеш.   Хәзер     инженерлык  хезмәтенең  беренчел  бурычы  – районда  булган барлык  авыл  хуҗалыгы техникасын  вакытында  һәм сыйфатлы  итеп  ремонтлау. 

Авыл  хуҗалыгы  машиналарын ремонтлауны    «Сорнай» ҖЧҖ,   «Якты юл» ҖЧҖ,   «Яңа тормыш» ҖЧҖ,   «Кама» АХҖК тулысынча  төгәлләгәннәр.   Алдынгылар  рәтендә:    «Труд» ҖЧҖ,   «Кызыл юл» АХҖП һәм   «Арбор» ҖЧҖ.

Шуны  да  билгеләп  үтәргә кирәк,  Балтач  районының  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  тарафыннан  11 февральдән 29  мартка кадәр  механизаторларның һөнәри әзерлеген  арттыру, шулай  ук  хезмәтне саклау  буенча   укулар  оештырыла.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International