Тукай районыннан хезмәт сөйючән Хановлар гаиләсе

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Бүген  авылда  кече һәм урта  эшкуарлыкка нык  игътибар  бирелә.  Бүгенге  көндә  һәр районда  үз эшен  ачкан  һәм аны  үстерүче  кешеләр  бар.  Хановлар гаиләсе  -  шундыйларның  берсе.  

Ткукай  районының  Калинино авылында   Ренат һәм Гөлнур   Хановлар  үзләренең  җитештерү  базасын  төзиләр. Хәзерге  Кыр (Полевая)   урамында  аларның  йорты     беренче  була.   Хәзер   бу  урамда  унлаган  кирпеч йорт төзелеп тора.    Калининога  кадәр  өч километрлы  асфальт юл,  газ бар, су,  электр  кертелгән.  Нәкъ менә  шул  авылдан  башлыйлар  инде  үз эшләрен  Хановлар.   Күп сикәлтәле  юллар  узып,  шактый  авырлыклар  кичереп, утыз еллап  бүгенге  ирешелгәннәргә килеп  җитәләр.  Суыра  торган  кәнфитләр дә әзерлиләр,  эре  мөгезле  терлекләр белән дә,  сарыклар үрчетү  белән  дә  шөгыльләнәләр... Ни генә  эшләмиләр, нинди генә  киртәләргә  очрамыйлар   алар! Әмма бернәрсә  үзгәрешсез кала,  ул  да  булса,  аларның  бер-берсенә мәхәббәте,  үзара ихтирам һәм бер-берен хуплау.     

Хановларның  алты   крестьян-­фермер хуҗалыгы  бар – формаль  булмаган  чын    кооператив, биредә  барысы  да  бер-берсен  аңлап  эш  итә.  Чулпан — олы  кызлары, ике  югары  белеме бар,  кеше  табибыннан  ул  кошлар  докторы булып  китә, моңа  тормыш  сәбәпче, әлбәттә.  Ул   -  зоотехник та,  ветеринария  табибы да,  барлык  хуҗалыклар  өчен    рационнар  төзү дә, вакцинация, профилактика һәм кошлар  дәвалау  да   аның  өстендә. Аның  ире Михаил – өлкән Хановлар  фермасында  идарәче.  Кече  кызлары  Гөлнара -  әтиләренең  эшен  күреп үскән кыз - икътисадчы һәм ветеринар белеме    бухгалтерлык  һәм  статистика исәбен  алып бара.  Аның  янәшәсендә   ире  Валерий, шулай  һәр белгечне  алыштыра  торган  кеше.  Урта  кызлары  Айгөл ике  югары  белем алган,    16 Казанда  яши һәм эшли.  Үз фатиры,  шәһәр тормышы,  тузансыз эш, атнага  ике көн ял...  Шуларны  барысын  да  калдырып,  авылга, фермага,  үрдәкләр янына  кайта.     Җайга  салынган  тормышын шулай  нигездән  үзгәртергә  нәрсә  сәбәп булган  соң? 

- Мин авылга   декрет ялында  кайттым, -  дип сөйли башлады  Айгөл. – Шунда  Калинино авылыннан  ерак түгел Биклән авылында  ташландык  ферма барлыгын  ишеттем.   Әти-әни һәм Гөлнара  белән барып  карадык, чүп-чар басып  киткән бу  корпусны  күргәч,  йөрәк  дәртләнеп куйды.  Авылда  күпмедер  вакыт  торгач ук,  минем уемда  авылда  калу  теләге  бар иде  инде.   Авыл, табигать, кошлар  сайравы, ферма исе -  болар  барысы  да  минеке  иде.  Шунда  ук  зур, тату  Хановлар  гаиләсе: әти белән әни, апалар,  күпсанлы  туганнар. Менә шундый     шанс...

Бу шанстан  Айгөл   2015 елда  апасы  Гөлнара  белән бергә  файдаланырга  ниятли.   Һәркайсы үзенең  фермер хуҗалыгын терки,  ә  ферманы  төзекләндерүне,  аны     реконструкцияләүне    әти-әниләре  белән  бергәләп   эшлиләр.  Нинди авырлык  белән барганын  бу  эшләрнең  әйтеп  бетергесез.  Шулай  да,  ирләре  белән бергәләп апалы-сеңелле  туганнар  ферманы  аякка бастыралар.   Бүген  бирелә  алты  яшь кошлар  белән тулы.  Язга кадәр  кошчыклар  үсәләр, түр җыялар,  шунда  инде  сатып  алучылар өзелеп  тормый.  Күптән түгел  Хановлар    кредит алып,  тагын  бер  хуҗасыз  ферма корпусын  алалар.   Шул  ук  вакытта  49 елга  арендага 300 гектар   җир   рәсмиләштерәләр.  Ә корпусларда  чебиләр черкелдәшә. 

- Тормыш  шулай  өйрәтте инде,  - дип аңлатты  Айгөл. – Акча бит  күктән  төшми. Менә бу  ике  тулы  корпус – минем  кредитымны  ябу  гарантиясе.

Яңа  Мусабайда  тиз темплар  белән  яңа  җитештерү  ачылуга  тагын  бер  аңлатма бар.   Хановларның   кызлары чирәм  җирдән түгел,  ә  моңа  кадәр  аталары тырышып,  тир  түгеп   салган  сукмактан  баралар. Кошчыклар алу, аларны  кайтару, тоту  шартлары, ашату-эчертү, биналарда  микроклимат саклау -  барысы  да   аларның  әти-әнисе тарафынннан  өйрәнелгән,  укылган  китап, узылган  юл, тупланган  тәҗрибә. Моны  аларның  кызлары  мәктәп еллларыннн күреп,  аңлап,  шулай  ук  алар  бергә  өйрәнеп,  үзләренә  сеңдереп үсәләр.    

Кошчылык  бизнесы  гади генә  бизнес түгел. Хановларның  өлкән оныклары  Артур  да  шул  юл белән китеп,  Зәй  районының  Югары  Пенәче  авылында  үз КФХсын  төзи.   Артурга  - 25 яшь. Ул инде  тәҗрибәле  белгеч.   Чөнки ул  бу  эшне әби-бабасыннан,  әти-әнисеннән  күреп үсә. Аның  бөтен  нечкәлекләре  аңа  таныш.  

Күпсанлы  Хановлар  гаиләсе  узган  ел    850 мең  баш  тавык,  үрдәк һәм каз  үстерә.  Бу  сәнәгать кошчылык фабрикасы  белән чагыштырылык  күрсәткеч.  Быел исә  алар  җитештерү  мәйданчыкларын  арттыру  исәбенә аны  ике  мәртәбә арттыру  бурычы  куялар.

  - Барысы  да булды,  төрле  чаклар  булды,  -  дип искә ала  Гөлнур  Сафин кызы,  әмма  шунысы  мөһим,  без Ренат белән бервакытта  да  кул кушырып утырмадык, кулга-кул тотынышып,   бөтен  кыенлыкларны  җиңеп  бардык.   Безнең көчебез -  безнең  гаиләдә!   

Ренат Хәниф улы  һәм  Гөлнур ханым    хәзер  лаеклы  ялда. Ялда  булса   да,  хезмәт юлын дәвам итеп,  ирешелгәннәргә  куанып,  бүгенге  көнгә  сөенеп  яшиләр алар.   Алар үзләренең   табышлы,  нык  үсеш алган   гаилә хуҗалыгы  белән генә  түгел,  ә  аларның  эшен  лаеклы  дәвам иттерүче  кызлары, оныклары  белән  горурланып  яшиләр алар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International