КФХ башлыкларын агробизнесны нәтиҗәле алып баруга өйрәтәләр

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

2019 елның 5 - 7 февралендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты   базасында    «Яңа  эш  башлаучы    фермерларга  ярдәм», «Гаилә терлекчелек  фермаларын  үстерү», «Кооперацияне  үстерү»   программаларында  катнашучы  крестьян (фермер) хуҗалыклары  башлыклары  өчен  «Кече хуҗалыклар  шартларында  агробизнесны  нәтиҗәле  алып  бару» программасы  буенча  квалификация  күтәрү  курслары  уза. 

Тыңлаучылар  алдында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Ришат Хәбипов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының кече  хуҗалыкларны  үстерү  бүлеге  башлыгы   Александр Молокин,  предприятиеләрне реструктуризацияләү  һәм  агробизнесны  үстерү  бүлеге  урынбасары     Фәнис Рәфиков,   «Татарстанның  фермерлар  һәм    крестьян хуҗалыклары ассоциациясе» рәисе  Камияр Байтемиров, шулай  ук  институт  мөгаллимнәре  чыгыш  ясаячак.    

Министрлык   вәкилләре  кече  хуҗалыкларга  авыл икътисадының  нәтиҗәлелеген тәшкил  итүче  дәүләт  ярдәме  чаралары  турында, КФХ  төзү һәм аның  эшчәнлегенең  норматив-хокукый  базасы  турында  сөйлиячәкләр. 

Курсларга  килүчеләр  шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  культураларын   вегетация чорындагы  стресслардан  яклау, аларны  тукландыру һәм  чәчү  әйләнешендә  туфракны  эшкәртү  үзенчәлекләре  мәсьәләләрен өйрәнәчәкләр.   

Шуны  әйтергә кирәк,  туфракны  ашламалау  авыл  хуҗалыгы  культураларыннан  югары  уңыш  алуның  төп  нигезләреннән  берсен  тәшкил  итә.   Ашламалар   уңдырышны   арттырып кына  калмыйча,  аның  сыйфатын  да  яхшырталар: үсемлекләрдә  шикәр,  майлар һәм аксым,  шулай  ук    биологик  актив  матдәләр дә арта.  Моннан  тыш,  үсемлекләрне  тиешле  дәрәҗәгә  җиткереп тукландыру – коры  җәй  килгән очракта  да  югары  уңыш  алуны  булдыруның  төп ысулларыннан  берсе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International