ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында  яшәүче Геннадий Семенов  элеккеге   машина-трактор   паркында  гаилә  фермасы  ачкан. Семеновлар, авылның башка кешеләре кебек үк, һәрвакыт күп итеп терлек асрыйлар. Ә 2014 елда йорт хуҗасы крестьян - фермер хуҗалыгы төзергә уйлый. Бу хакта   районның «Вперед» газетасында хәбәр итәләр. 

4 декабрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының  Терлекчелек һәм  нәсел эше  департаменты директоры, Министрлыкның  селекция  казанышларын сынау һәм саклау буенча эксперт комиссиясе  рәисе Харон Амерханов терлекчелектә яңа селекция казанышларын куллана башлау  мәсьәләләре буенча утырыш үткәрде.    

Татарстан  Республикасы Тукай  муниципаль районының  Йолдыз  Кормашов ис. орлык  заводында орлыкчылык  мәсьәләләренә  бангышланган    семинар-киңәшмә узды. 


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

5 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  Сарман районында авыл халкының эшлекле активлыгын  арттыру мәсьәләләре буенча  зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Зона  киңәшмәсендә  республиканың  14  районыннан    җыелган     аграр  сектор  вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм җитәкчеләре кече  хуҗалыкларны  үстерү  мәсьәләләрен карадылар. Шәхси хуҗалыклар  җитәкчеләре  белән  шул рәвешле очрашу быел Лаеш, Кайбыч һәм Спас  районнарында  да  узды. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  2019 елгы кыр эшләрен кредитлау һәм әйләнештәге ресурсларны  җәлеп  итү  мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.   Аны Татарстан Республикасы авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрының  беренче урынбасары Николай Титов алып барды. 

Буа шикәр  заводында  бу  сезонда  узган  елга  караганда  8 мең  тонна  артык  шикәр җитештергәннәр.  Бу  хакта  «Татар-информ» мәгълүмат  агентлыгына    «Буа  шикәре» ҖЧҖеннән хәбәр иткәннәр. 

2018 елның 29 ноябреннән 2 декабренә кадәр Минзәлә шәһәрендә авыл  районнарының хатын-кызлар һәм ирләр командалары арасында волейбол  буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. 


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Спас муниципаль районының  Болгар шәһәрендә  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен  үткәрде. 

«ТРның Авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү буенча компетенцияләр  үзәге» ДБУ Казан кооператив институты базасында кооператив  идарәчеләре  өчен укулар башлап җибәрде.     

Татарстанның  Кайбыч   районында  рапс  мае  җитештерү  буенча  завод  төзүне  планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына  районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы Фиргать  Басыйров хәбәр итте.  Аны Олы Подберезье авылында төзергә уйлыйлар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International