Хезмәт кешеләре: Тәтеш районында рекордлы икмәк уңышын тәэмин иткән кырчылык бригадасының звено башлыгы

2019 елның 2 феврале, шимбә

Бүген безнең рубриканың герое - Линькова(Васина) Клавдия Александровна - сугыш чорындагы ачлык елларында, һава шартларына карамастан, аның тырышлыгы белән көзге бодайдан рекордлы уңыш җыелган.

Ул 1927 елда Тәтеш районының Нармонка авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген 14 яшьтә үз районының «Новый мир» колхозында башлап җибәрә. Ул, җиңү көнен якынайтырга тырышып, иртә таңнан төнгә кадәр эшли. «1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларында Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.

1945 елда Тәтештә авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлап, Клавдия кырчылык бригадасының звено башлыгы итеп куела.

Аның звеносына көзге бодай игүне йөклиләр. Авыл хуҗалыгы артельләре аны сугышка кадәр дә үстерәләр, әмма уңыш бик түбән була. Кырчылар аны үстерү агротехникасын аз белгәннәр ул чакта, шуңа күрә дә бу культура өчен җирле климатик шартлар туры килми дигән ныклы фикергә килгәннәр алар. Шуңа да карамастан, Клавдия бу культураны үстереп карарга була. Агротехника буенча китаплар укый башлый, Буа сорт сынау участогы тәҗрибәсен өйрәнә, Казан селекция станциясенең һәм Куйбышев тәҗрибә кырының күпьеллык тәҗрибәләрен өйрәнә.

Звено, җиң сызганып, эшкә керешә. Әзерләнгән туфракка иң яхшы орлык сибелә. Озак көттермичә, орлыклар шытым бирә башлый. Кыш көне кар тотуны оештыралар. Язын чәчүлекләрне органик һәм минераль ашламалар белән тукландыралар, бертуктамый чүптән арындырып торалар. Звено эшенә шикләнеп караучылар, урак вакытына участокта гөрләп бодай үсеп утырганын күргәч, тынып калалар.

 Линькова участогында җыеп суктырылган икмәк уңышы ул чакта гектардан 28,6 центнер тәшкил итә. Ә арыш һәр гектардан 30,14 центнера чыга! Бу - моңа кадәр күрелмәгән уңыш, чөнки «Новый мир» колхозы өчен иң уңышлы 1939 елда да гектардан нибары 16 центнер уңыш җыелган!

1948 елда Клавдия Александровна Линькова Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була, ул Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнә.

1950–70 нче елларда ул терлекчелек өлкәсендә эшли, ферма мөдире була, җәмәгать эше белән актив шөгыльләнә. Якташлары аны ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлыйлар, ә аның исеме агросәнәгать комплексының Хезмәт геройлары китабына  кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International