ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, бүгенге көннән безнең яңалыкларны рус һәм татар  телләрендә генә түгел,  ә инглиз телендә  дә  укып  була,  бу  авыл  хуҗалыгы продукциясен экспортлауны арттыру  буенча  Россия  дәүләт  сәясәте  кысаларында аеруча әһәмиятле.  

Электрон ветеринария сертификациясен һәм авыл хуҗалыгында хайваннарны авырулардан яклауның башка механизмнарын гамәлгә кертү тармакның цивилизацияле үсешенә ярдәм итәчәк һәм кешеләр сәламәтлегенә файда китерәчәк, дип билгеләп үтте Россия Президенты Владимир Путин 28 гыйнварда узган авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Ветеринария һәм фитосанитария контроле буенча федераль хезмәт җитәкчесе    Сергей Данкверт белән очрашуда.

Россия төбәкләре арасында тәүлеклек сөт сату күләмнәре буенча Татарстан алда бара – тәүлеклек сату 3,1 мең тонна тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае – 2,5 мең тонна, өченче урында Воронеж өлкәсе – 1,7 мең тонна.


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Республикада өч муниципаль район тәүлеккә 200 тоннадан артык сөт җитештерәләр. Бу хакта Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.

Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Мамадыш районының Башкарма комитеты белән берлектә бу ял көннәрендә күңелле “SUNNYФЕСТ” фестивален үткәрделәр,  катнашучылар креатив  һәм үзләре ясаган чаналарда кар тауларыннан шуыдылар.

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.


26
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

 Бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  2018 елда барлык категория хуҗалыклар һәм авыл  хуҗалыгы оешмалары буенча терлекчелек тармагындагы  йомгаклар  турында  кыскача мәгълүмат  бирде.    

Безнең рубриканың бүгенге героен авылда олылар да, кечеләр дә белә. Түбән Сосна авылында төп юл аның исеме белән аталган кешене кем белмәсен инде. Нәфикова Сәрвәр — авылда беренче тракторчы хатын-кыз, ул фидакарь хезмәте өчен Алтын Йолдыз белән бүләкләнгән Герой бит.


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эш башлаучы фермерларга шактый зур ярдәм күрсәтә, нәтиҗәдә, үз эшләрен ачарга теләүче авыл кешеләре саны арта бара.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы илебезнең агросәнәгать комплексын кредитлау өокәсендә оператив мониторинг алып бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International