Балтач районы кызы Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары финалында механизаторлар ярышында II урынны алды

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Төмәндә  19 - 23 мартта    IХ Бөтенроссия  кышкы  спорт  уеннарының  финал  ярышлары  узды.  Ярышларда  барысы  Россия  Федерациясенең     57 субъектыннан  вәкилләр катнашты.   Татарстан  Республикасыннан  Спорт    делегациясе  ярышлар программасының  2  төре  буенча  катнашты: полиатлон һәм механизаторларның  төрле  көчләр сынашы (троеборье) буенча. Катнашучылар  республиканың    Актаныш һәм  Балтач  авыл  җирлекләреннән иде.   

Полиатлонга     пневматик   винтовкадан  ату, чаңгы  ярышы һәм  көч куланулы гимнастикасы (аркылы  борыста  күтәрелү – ирләр, гәүдәне төшерү-күтәрү (отжимание) – хатын-кызлар) кертелгән иде.   Механизаторларның   төрле  көчләр сынашына  чаңгы  ярышлары,   трактор йөртү (бирелгән трасса  мәйданында  вакыт сынавына,    гараждан  чыгу, бормалы  йөрү,  борылышлар, тракторны арты  белән     гаражга  кертү, йөк  күчерү кебек  сынаулар) һәм  гирь    спорты кертелгән иде.   

Команда  уңышына Балтач районының  Түбән Сосна авылыннан   механизаторлар  Гүзәл һәм Фәнил Габдрахмановлар үз өлешләрен керттеләр. Механизаторлар ярышларның  команда  беренчелегендә  алар  2  нче  урынны  алдылар.  

Шәхси беренчелеккә ярышта    Гүзәл  Габдрахманова  беренче  урынга  чыкты,   ә Фәнил   Габдрахманов – дүртенче  урында. 

Төмәндә узган  авыл  уеннары  йомгаклары   буенча   Татарстан  җыелма командасы  Россия  Федерациясе  субъектларының иң күп  -  800 мең  кешедән артык  авыл  хезмәтчәннәре  булган     төркемендә   дүртенче  урынны  алды.   

Искәртеп  узабыз,  авыл  спорт уеннарында авыл  җирлекләрендә  даими  яшәүче  һәм 18 яшьтән яшьрәк  булмаган  агросәнәгать комплексы һәм социаль  өлкә  хезмәткәрләре   катнаша  ала.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International