Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов Биектау районында «Казаньсельмаш» ҖЧҖ базасында республика агрохолдинглары һәм хуҗалыкларының оагрономнары, җитәкчеләре белән үсемлекләрне яклау чараларын һәм сыек ашламалар куллануның нәтиҗәлелеген арттыруның алдынгы технологияләре буенча киңәшмә уздырды.
Республика территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән кече ветеринария белгечләре өчен «Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү буенча комплекслы программа» буенча түләүсез уку курслары уза. Монда барлык теләүчеләр, шулай ук фермерлар да, шәхси ярдәмче хуҗалык алыпа баручы авыл кешеләре дә катнаша ала.
Язгы кыр эшләренә әзерләнү чорында авыл хуҗалыгы эшләре комплексын финанс белән тәэмин итү аеруча мөһим. Үз акчалары җитешми торган авыл хуҗалыгы оешмалары өчен сезонлы кыр эшләренә ташламалы 5%тан артмаган ставка буенча заем акчалары алу мөмкинлеге карала.
2019 елда кече хуҗалыкларны үстерүгә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан каралган акчаларның гомуми күләме 15,3 млрд. сум була, бу узган елга караганда 40%ка диярлек(11 млрд. сум иде) артык.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең ХIX съезды узды, анда республиканың барлык муниципаль районнарыннан 177 делегат катнашты.
Бүген безнең рубриканың герое - Кәлимуллин Рифкать Кәлимулла улы. Ул 1927 елның 5 апрелендә Татарстанның Кайбыч районы Борындык авылында туган. Кечкенәдән үк ул авылдашларын гаҗәпкә калдырып, йә сәгать төзәтә, йә аэрочана өчен мотор җыя торган булган. Чөнки аның әтисе бик оста куллы кеше булган, ә Рифкать гел аның янында бөтерелә торган булган.
30 гыйнварда Марат Әхмәтов җитәкчелегндәге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе университет һәм Министрлык арасында потенциаль партнерлык проектларын билгеләү өчен Казан университетының тикшеренү лабораториясендә булды.
2019 елның 12-13 февралендә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясе кысаларында «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары башкарма директорларының Беренче бөтенроссия олимпиадасын - 2019» уздыра.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Чуаш Республикасында(Чебоксар шәһәрендә) 28 февральдән 1 мартка кадәр «Бәрәңге-2019» төбәкара күргәзмә-форум узачак. Чара Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә оештырыла. Анда илнең 20дән артык төбәгеннән вәкилләр катнаша.
Арча районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов җитәкчелегендә берничә хуҗалык җитәкчесе составындагы делегация узган атнада тәҗрибә алмашу максаты белән Беларус Республикасында булып кайтты.