Бүген «KazanEnergyExpo» энергетика күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов «Икеләтә җиңүчеләр» экспозициясендә булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында "Идел буе федераль округы мисалында агросәнәгать комплексын һәм авыл территорияләрен үстерүнең закон чыгару аспектлары" темасына киңәйтелгән «түгәрәк өстәл» утырышы узды.
Терлекләрне электрон исәпкә алу, җитештерү процессларын автоматлаштыру, мобиль кушымта аша хисап бирү һәм предприятие эшен онлайн-режимда күзәтеп бару: цифрлаштыру Татарстан фермерлары тарафыннан елдан-ел уңышлырак гамәлгә кертелә. Технологияләрнең җитештерү нәтиҗәлелеген арттыруга ничек ярдәм итүе һәм ИТ-продуктларның илебезнең агросәнәгать киләчәге өчен аеруча мөһим булуы турында Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» мәгариф проектын тәмамлаучы, Татарстанның Зеленодольск районында «Светлое озеро» агрофермасы җитәкчесе Татьяна Кирова сөйләде.
Агымдагы елның 11 февраленнән 31 мартына кадәр «АПКның ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасындагы филиалы вәкилләре район хакимиятләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре һәм хуҗалык субъектлары җитәкчеләре, агрономнар, авыллар хезмәтчәннәре һәм башка кызыксынучы затлар катнашында «2025 елда ашлыкка дәүләт мониторингын оештыру үзенчәлекләре» темасына 10 күчмә киңәшмә үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында төбәкнең агросәнәгать комплексында эшләү өчен хезмәт мигрантларын җәлеп итү мәсьәләләренә багышланган очрашу узды. Чараны министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Лилия Хуҗина, Татарстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгының хезмәт миграциясе бүлеге башлыгы Азат Әюпов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәткәрләре һәм агросәнәгать комплекслары инвесторлары катнашты. Чакырылган экспертлар арасында Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан һәм хезмәт миграциясендә махсуслашкан халыкара оешмалардан кадрлар агентлыклары вәкилләре бар иде.
«Россиянең иң яхшы 100 товары» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы булган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының оештыру комитеты чираттагы 2025 елгы конкурсны башлау турында игълан итте. Конкурста катнашу тәкъдим ителгән товарларның һәм хезмәтләрнең конкурентлыкка сәләтлелегенә объектив бәя алу, шулай ук сыйфат, метрология, иминлек, энергия нәтиҗәлелеге һәм ресурслардан нәтиҗәле файдалану өлкәсендәге заманча таләпләргә карата компаниянең эшен тулырак аңлау мөмкинлеге бирә. Профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләреннән торган эксперт комиссиясе катнашучыларның көчле һәм йомшак якларын ачыкларга ярдәм итәчәк, аларның эшчәнлеген яхшырту өчен тәкъдимнәр бирәчәк.
2025 елның 30 апрелендә югары стандартлар һәм камиллек символына әверелгән Сыйфат билгесе яңартылуның 10 еллыгы билгеләп үтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Сөт җитештерүчеләр берлегенең: «Россиянең сөт тармагы - кыенлыклар һәм мөмкинлекләр. Татарстан сөт җитештерүчеләренең һәм эшкәртүчеләренең рейтингларын презентацияләү» темасына түгәрәк өстәле узды.
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башлыгы Алмаз Миңнегулов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, җирле үзидарә органнары һәм республика муниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре, агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм умартачылар катнашты.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова кура җиләге һәм җир җиләге (клубника) үстерү серләре, аларны карау кагыйдәләре белән уртаклаша.