ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстанда  кече  хуҗалыклар  уңышлы  эшләп  килә  һәм  алар  кул  эшен  автоматлаштыруга таба юнәлеш  алалар.  Хәтта  зур  булмаган  ярдәмче  хуҗалыкларда  һәм  гаилә  фермаларында   саву   аппаратлары кулланалар,    терлекләрне  ашатуның һәм  эчертүнең  автоном  системаларын  гамәлгә кертәләр.  Мәсәлән, Биектау  районында  Латыйповлар  хуҗалыгында  бозауларны  ашату өчен   автомат  системасы  куелган.   Система бозау  муенындагы  бирканы  укый  һәм  сәгать  саен  үсеш  өчен    оптималь күләмдә  азык  биреп  тора.   Зәй  районыннан     Маракиннар  гаиләсе   кошчылык  бинасындагы  температураны    дистанцион рәвештә   мониторинглап  тора. «Н.В.Володин»  КФХында  республикада  беренчеләрдән  булып карлыган  җыю  буенча  махсус комбайн  барлыкка килде. 

16 июльдә  Кыр көне кысаларында     Мөслим  районында авыл  хуҗалыгы  культураларын үстерүнең    һәм чәчүлекләрне карауның  нәтиҗәле  алымнары  турында  фикер  алыштылар.     

16 июльдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары  Николай Титов  җитәкчелегендәге  комиссия    Арча  районында  техниканың  2019 елгы  урып-җыю эшләренә  әзерлеген  тикшерде.    Комиссия  эшендә     район  башлыгы   Илшат Нуриев, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  техника  белән  тәэмин  итү  секторы  мөдире    Ян Клетенков, «РСЦ»  ФДБУнең ТР  буенча  филиалының Биектау районара  бүлеге  башлыгы    Сәгыйть  Сәләхетдинов, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Ренат Гатиятов, Арча  муниципаль районының  Дәхләт техника  күзәтчелеге   инспекциясе  башлыгы   Габделхак Касыймов, «Россельхозцентр» ФДВУ филиалының район  бүлекчәсе  башлыгы    Рүзәл Мортазин, авыл  хуҗалыгы  идарәсе  белгечләре,  хуҗалыклар  җитәкчеләре  катнашты.  

Бу  хакта  17  июльдә  Татар-информ МАында узган  матбугат конференциясендә    Наил  Хәмидуллин  сөйләде. 


16
июль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Республика дәрәҗәсендә сөт  терлекчелеге  белән   селекция-нәсел  эше  гомуми  системасының  фәнни нигезләнгән    концепциясен эшләү» проекты  буенча  эшлекле  очрашу  узды.  Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов, министр  урынбасары    Нәҗип Хаҗипов, “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ   идарәсе  башлыгы   Ришат Зарипов, «Sustainable Food System Ireland» Ирландия   компаниясе  директоры Дэвид Батлер, шулай  ук   Сколково  фән һәм  техника   институты,  Н.Э. Бауман ис. Казан    ветеринария  медицинасы   академиясе, Татарстан төбәкара   ветеринария лабораториясе һәм республиканың  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре вәкилләре  катнашты.  

Республикада  2019 елгы  уңышны  җыеп алуга  һәм  туфракны  төп  эшкәртүгә  әзерлек  буенча  АПК предприятиеләре арасында  конкурпс  башланды.    Конкурсның  максаты  – ашлык  җыю  комбайннары  паркын, башка  авыл  хуҗалыгы  техникасын  һәм  хуҗалыкларның  ындыр  табагы  җайланмаларын    урып-җыю кампаниясенә вакытында  һәм сыйфатлы  әзерләүне,   шулай  ук  туфракны  төп  эшкәртү  агрегатларын  әзерләүне   тәэмин  итү.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  урта  һәм кече  бизнесны  үстерүгә  зур  игътибар бирә.  Бүген  һәр  районда,  авылда  үз  эшен  ачып,  аягында  нык  торучы  һәм  авыл җирендә  үзенең яраткан  эше  белән  шөгыльләнүче  фермерлар  һәм  яшь эшкуарлар бар.    Шундыйларның  берсе  – Кайбыч  муниципаль районының  Турминский   авылыннан  эре  мөгезле  терлекләр өчен  ферма  төзегән  Андрей Ермолаев.


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

13 июльдә Татарстанның  Саба  районында  терлекчеләрнең  гадәттәге  слеты  узды, анда  2019 елның  беренче  яртыеллыгына  йомгаклар  ясадылар.  

Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  2019 елның  беренче  яртыеллыганда  терлекчелек  продукциясен  җитештерү артты.   Бу  елның  гыйнвар – июнь айларында  республикада  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  һәм    крестьян (фермер) хуҗалыкларында   670,9 мең  тонна   сөт,    200,1 мең  тонна   терлек  ите  һәм  кош  ите  җитештерлгән.    Узган  елның  шушы  чорына  карата  артым    4% һәм  2% тәшкил  итә.  шуннан  эре  мөгезле  терлек  ите     49,2 мең  тонна   (99%), дуңгыз  ите   – 44,7 мең  тонна   (105%), кош-корт  ите  – 105,0 мең  тонна   (102%).

Барлык  урып-җыю транспорты  комплексының югары  дәрәҗәдә  техник  әзерлеге  һәм  аның  эшен  төгәл  оештыру  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  аерым  контролендә  тора.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International