Минзәлә районыннан кыр хәбәрләре: “Кыр батырлары” буларак, тагын 29 комбайнчы премия алды

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Урып-җыюны  вакытында  тәмамлау  гына түгел,  ә аны  сыйфатлы  һәм  югалтуларсыз  җыеп алу  бик  мөһим.   Мәсәлән,  Минзәлә  районында   бер  гектардан  уртача     38,2 центнер  уңыш чыга,  бу  республика  буенча  уртача  күләмнән югарырак.  Һичшиксез, уңыш  күрсәткечләре –    ел  буена эшләү  нәтиҗәсе,  әмма ул  комбайнчылар эшенә  дә  нык  бәйле.  

Бу  атнада  Минзәлә  муниципаль районы  башлыгы   Айдар Сәлахов кырларда  эшләүче  тагын  29  комбайнчыга  премия  бирде.   Акчалата  бүләкләрне  барлык  агрофирмаларның  комбайнчылары  да  алды.  Әмма  шулар  арасында  күбрәк  “Калморза” хуҗалыгы  кырларында эшләүчеләр.    Барлык  8  комбайнчы да  “Кыр батырлары” статусына  ия  булдылар.   Аларның  күбесе    200 тоннадан  артык  ашлык  суктырган.      Район  башлыгы  барлык  комбайнчыларга  нык  саулык теләде һәм эш  барышында  техника  иминлеге кагыйдәләрен  истә  тотарга  кушты.     

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча Минзәлә районында  4 сентябрьгә    31,8 мең  га мәйданда  ашлык  суктырылган,  бу  барлык  мәйданның    70%ын  тәшкил  итә,   121,5 мең  тонна  ашлык  җыелган, бер  гектардан  уртача  уңыш  - 38,2 центнер.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International