Балтач районыннан кыр хәбәрләре: һава шартлары яхшыру аркасында игенчеләр урып-җыю темпларын яхшырта алдылар

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Балтач районының  да  урып-җыю күрсәткечләре   республика буенча  уртача  күрсәткечләрдән   югарырак.  Август  азагында   һава шартлары яхшыру аркасында   игенчеләр  урып-җыю  темпларын  яхшырта  алдылар.     «Алга»  ҖЧҖ беренчеләрдән булып урып-җыюны  төгәлләде.  Башка хуҗалыкларда  да  эш  бик кызу  бара,  экваторны  узган  булсалар да,    финишка  ераграк әле,  тагын     23% мәйданны  җыясы бар.  Шуңа  күрә  комбайнчылар  көн-төн эшлиләр.  

Районда  хезмәт кешеләрен  бик ихтирам итәләр,  иң яхшы  белгечләрне  атна  саен  бүләклиләр.    Урып-җыю  кампаниясе чорында  Балтач районы  башлыгы  кулыннан   барлыгы  50  комбайнчы  акчалата  сертификатлар  алды.    Иң яхшы  комбайнчы  Вымпелын  өченче  атнада  районның  иң тәҗрибәле  механизаторларыннан  берсе - «Арбор» ҖЧҖендә   СК-5 «Нива» комбайнында  эшләүче  Нурулла Ульданов алды.  Аның  хезмәт  стажы  36 елдан  артык. Дүртенче  атнада  беренчелекне  шулай  ук  «Арбор» ҖЧҖеннән        Альберт  Хәмидуллин алды.   Ул  комбайнда   30 елдан  артык  эшли. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча   4 сентябрьгә Балтач районында     22,8 мең  га мәйданда  ашлык җыелган,  бу  барлык  урып-җыю  мәйданының   77%ын  тәшкил  итә,     76,3 мең тонна  ашлык  җыелган,  бер гектардан  уртача уңыш   -  33,4 центнер. Бөртекле  һәм кузаклы  культуралар җыюны    «Алга» ҖЧҖ төгәлләде,   «Борбаш» ҖЧҖ,  Тимирязев ис. ҖЧҖ,  «Кызыл юл» АХҖК,    «Арбор» ҖЧҖ финишка якынлашалар,  шулай  ук  районда  көзге  культуралар чәчү төгәлләнеп килә һәм туңга  сөрү  дәвам  итә.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International