Нурлат районы Татарстанда беренче булып бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләде

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Республикада  бөртекле  культуралар    1 млн гектардан  артык  мәйданда  җыелды,  бу  барлык  мәйданның   75%ын  тәшкил  итә.     Нурлат  районы   Татарстанда  беренче  булып  32,2 мең  га мәйданда   бөртекле  һәм кузаклы  культуралар  җыюны  төгәлләде.  Районда  тулаем  җыелган  ашлык  күләме    103,5 мең  тонна  тәшкил  итте, уртача уңыш  – 32,2 ц/га, бу  республика буенча  уртача  күләмнән   2 центнерга  артык. 

Күпчелек  районнарда  урып-җыю  эшләре  югары  темпларда  бара. Апас районында да  бөртекле  һәм кузаклы  культуралар  җыелып  бетүгә  таба  бара, анда  бу  культуралар 95% мәйданда  җыелган.   Ютазы  районында бу  күрсәткеч   –   88%, Буа  районында –  87%, Әлки районында  –   86% һәм Кайбыч  районында  –  89%.

Уртача  уңыш  буенча  лидер булып  Зәй районы  (42 ц/га) бара, аннан  кала  - Лениногорск һәм  Сарман районнары  (40 ц/га).

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча   3 сентябрьгә  республикада  бөртекле  һәм кузаклы  культуралар   1 млн 105 мең  га мәйданда  җыелган,  бу  барлык  урып-җыю мәйданының    78%ын  тәшкил  итә.    Шушы  көнгә   3 млн 338 мең   тонна ашлык  җыелган,  уртача  уңыш   -  30,2 ц/га. Республика районнарында  көзге  культуралар  чәчү  бара.    Чәчү    363,1  мең га мәйданда  башкарылган,  планлаштырылган  мәйдан  -    541,3 мең га.  Чәчү  буенча  Саба,  Зәй һәм Әтнә районнары  алда  бара,  аларда  планлаштырылган  мәйданның    90%ка якыны  чәчелгән.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International