Марат Әхмәтов АПК өлкәсендәге инновацион программачыл продуктларны эшләүчеләр белән очрашты

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

4 августта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  агросәнәгать комплексы өлкәсендәге  инновацион программачыл  продуктларны  эшләүчеләр  белән  киңәшмә  үткәрде.  

Фикер алышудагы  төп тема  авыл  хуҗалыгы  товар  җитештерүчеләре  (АХТҖ) тарафыннан  субсидияләр  алуга  гаризаларны  һәм  документацияне  электрон формага  күчерү  һәм  “АХТҖнең шәхси кабинеты” функционалын  үстерү зарурлыгы мәсьәләсенә  кагылышлы  булды.  

Чара  кысаларында  шулай  ук  “Казан” агросәнәгать паркы  аша  ит һәм кулинария  әйберләрен сату  буенча  электрон сәүдә  системасын кертү  мәсьәләсе  каралды.   

Моннан  тыш,  очрашу  барышында  авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  эшләнә  торган  инновацион тәкъдимнәр  өйрәнелде,  мәс.,  «МА-3 милли  платформасы» программачыл-аппарат комплексы  үрнәгендә бизнес-процессларны  исәпкә  алганда бүленгән  реестр (Блокчейн) системасын  куллану,  бердәм сәүдәләр (лотлар) уздыру  максатында   шәхси  ярдәмче хуҗалыклар башлыкларын      кооперативларга  берләштерү,  бүлү үзәкләрен  булдыру һәм    кооперация  нигезендә  әйләнештәге  һәм инвестиция  акчаларын  җәлеп  итү һәм башкалар.  

Очрашу  нәтиҗәсендә  “АХТҖнең шәхси кабинеты” мәгълүмати онлайн- платформасы  базасында  «Цифрлы  Агро сәнәгать паркы» программасын булдыру  һәм аны  гамәлгә кертү  буенча  эшче  төркем  төзелде һәм  аны  тест  режимында  эшләтә  башлау  турында  карар  кабул  ителде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International