ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

12  июльдә  Спас районының    «Авангард» АҖ  базасында  Татарстан  Республикасы шартларында  «Волжский первый» сортлы  көзге  аропа  җитештерү  технологиясе  буенча    зона   семинар-киңәшмәсе  узды.  Киңәшмә  эшендә  Спас муниципаль районы  башлыгы     Камил Нугаев,   Татарстан Авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү  институты (НИИСХ)  җитәкчесе  Марсель Таһиров, РФАнең Казан  ФҮендә  ФТҮ (ФИЦ) селекционеры     Василий Блохин, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы  урынбасары     Фәргать Зиннәтов, шулай  ук  республиканың  15  районыннан Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре, Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәкләре  (Россельхозцентр)  белгечләре,  агрофирмалар директорлары,  КФХ башлыклары  катнашты.  


12
июль, 2019 ел
җомга

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  җомга көнне  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  авылда  кече  хуҗалыклар  белән эшләү  турында  сөйләде.  

Көндәлек  хезмәтләре  белән  ихтирам  һәм  абруй  яулаган гади  кешеләр  турында  яза торган     безнең  “Хезмәт  кешеләре” рубрикасының   бүгенге    герое - Тукай  районыннан  ярты  гасыр  механизатор булып    эшләгән   Нурмөхәммәт Шәмси улы  Шәмсиев.

Республика районнарында кыр эшләре Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының аерым контролендә тора.  Республика кырларында  терлек азыгы әзерләү буенча  актив эш алып барыла.

20 июльдә   Питрәч авылы  наратлыгында   4 нче  Бөтенроссия «Скорлупино» яшьләр  фестивале узачак. Чараны  “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО һәм Питрәч  муниципаль районы башкарма комитеты  оештыра. 


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ленинград өлкәсендә  Россиядә  иң  зур  «Бөтенроссия  кыр көне - 2019» агротехнологик күргәзмәсе ачылды.   Тантаналы  чарада    Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры    Дмитрий Патрушев һәм   Ленинград өлкәсе  губернаторы   Александр Дрозденко катнаштылар.

Урып-җыю эшләрен  нәтиҗәле  һәм  вакытында  башкару  өчен  барлык  урып-җыю транспортының  югары дәрәҗәдә төзек  һәм  эшкә  әзер  булуы, эшләрне төгәл  оештыру  хәлиткеч  әһәмияткә  ия.    

Әлмәт районында “Яшелчә  аланы” күләмле  проект буенча  актиа  эш  алып барыла.    «Авыл» кооперативында  яшелчә  һәм  җиләк-җимеш  культуралары үстерү  буенча  быел    16 резидент  катнашты.   Чәчү мәйданы  110 гектардан  артык  тәшкил  итә.  Яшелчә  аланының  күпчелек  мәйданында    чөгендер,  кишер,  пекин кәбестәсе,  төсле  кәбестә,  ак кәбестә,   брокколи, кура  җиләге, карлыган,   клубника,  кара  бөрлеген үсә.  


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  Дмитрий Патрушев Санкт-Петербургта  10-11 июльдә уза  торган  III Халыкара  балык  сәнәгате  форумы эшенә  старт  бирде.   Россия  балык  хуҗалыгы  комплексының  төп  мәйданчыгына  быел  20 чит  ил   делегациясе,  үзебезнең  һәм  чит  илләрнең   җизнес,  тармак ассоциацияләре  вәкилләре  җыела.   Чараның  төп  темасы     – «Иксез-чиксез  мөмкинлекләр: табигать, икътисад, кеше».

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен  үстерү» программасы  буенча    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының матди-техник   базасын үстерүгә  грантлар  бирү  өчен  аларны  сайлап  алу  конкурсының   2  этабы  турында   игълан  итә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International