ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстанда   2016–2018 елларда  28  мең  баш  савым сыеры  өчен  26  заманча  сөт  комплексы  файдалануга  кертелде,    инвестицияләр  күләме    9 млрд сумга  якын.  Бу  хакта  6 сентябрьдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов мәгълүмат бирде.    


7
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Татарстанда  агымдагы  урып-җыю эшләренең барышы  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов сөйләде.    


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

Татарстанның  һәр районының үзенә  генә  хас   үзенчәлеге  бар.      Актаныш һәм Минзәлә районнары  алтын  икмәк кырлары  белән  дан  тотса,  Сарман  районы  республика  буенча  иң күп чөгендер  мәйданы белән  мактана  ала, ул   аларда  9 378 гектар  тәшкил  итә.  Шуңа  күрә  районда  икмәк  алдынгыларын гына түгел,  ә  чөгендер  җыю  комбайннары  пилотларының да  иң  яхшыларын   бүләклиләр.  

Урып-җыю кампаниясенең  барышы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  аерым    контролендә  тора. Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының     оператив белешмәләре  буенча  бүгенге көнгә  республиканың  4 районы    бөртекле  культуралар җыюны  төгәлләделәр,  болар:    Нурлат, Апас, Кайбыч һәм Зәй  районнары. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  Бакчачы  көне  белән  котлый!  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  Бакчачы  көне  белән  котлый! 

Бу  ел җәенең  һава  торышы    игенчеләр өчен  шактый  күп  сюрпризлар  китерде.  Әмма,  ничек кенә булмасын,  алар  кыр-басулардагы  уңышны  җыеп алуны  вакытында тәмамларга  тырышалар.   Алар  алдына  бер  бурыч куелган  – кырларның  һәр гектарыннан  югары һәм сыйфатлы  уңыш  алуга  ирешү.


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов Татарстанның  урып-җыюның  барышы  белән  танышу  максатында  Минзәлә һәм Актаныш  районнарында  булды.   

4 августта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  агросәнәгать комплексы өлкәсендәге  инновацион программачыл  продуктларны  эшләүчеләр  белән  киңәшмә  үткәрде.  

Республикада  бөртекле  һәм кузаклы  культуралар    1,4 млн гектардан  артык  мәйданда  җыелды,  бу  барлык  чәчүлекләрнең 84%ын  тәшкил итә.    Әтнә районы  республикада  беренчеләрдән  булып  көзге  культуралар  чәчүне  төгәлләде,  ә Апас районы  Татарстанда  икенче  булып  бөртекле  һәм кузаклы  культуралар  урып-җыюны  төгәлләде.  Җыелган  барлык  мәйдан    27,3 мең  га  тәшкил  итә.  Районда  тулаем  ашлык  җыемы    83,3 мең  тонна  булды, уртача  уңыш  – 30,7 ц/га, бу  республика буенча  бер гектардан бүгенге уртача  күрсәткечтән    0,5 центнерга  күбрәк.


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Балтач районының  да  урып-җыю күрсәткечләре   республика буенча  уртача  күрсәткечләрдән   югарырак.  Август  азагында   һава шартлары яхшыру аркасында   игенчеләр  урып-җыю  темпларын  яхшырта  алдылар.     «Алга»  ҖЧҖ беренчеләрдән булып урып-җыюны  төгәлләде.  Башка хуҗалыкларда  да  эш  бик кызу  бара,  экваторны  узган  булсалар да,    финишка  ераграк әле,  тагын     23% мәйданны  җыясы бар.  Шуңа  күрә  комбайнчылар  көн-төн эшлиләр.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International