Район хәбәрләре: Сарман районында агросәнәгать комплексы алдынгыларын бүләкләделәр

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Бу  атнада  Сарман районында авыл  хуҗалыгы  һәм  эшкәртү  сәнәгате  хезмәткәрләре  слеты  узды, аның  кысаларында  авыл  хуҗалыгы культураларын   җыю буенча    алдынгыларны   бүләкләделәр.  Чарада  район  башлыгы     Фәрит Хөснуллин, Сарман районында Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Альберт Шәрипов һәм башка җаваплы  затлар  катнашты.  Бәйрәмгә  шулай  ук     «Агрокөч» АҖ,   «Агрокөч-Логистика» ҖЧҖ,   «Агрокөч-Сервис» АҖ,  "Чаллы элеваторы" ААҖ,   "Чаллы-икмәк" ЯАҖ авыл  хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре  чакырылган  иде. 

Авыл  хуҗалыгының уңган хезмәткәрләре төрле  бүләкләр  алдылар, болар:      Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  Рәхмәт  хатлары,   республика  һәм  район  дәрәҗәләрендәге  Рәхмәт  хатлары.    Алдынгы  хуҗалыкларның  җитәкчеләре  дә,  шулай  ук  гади  хезмәткәрләр дә –  механизаторлар,  машина  белән  сыер  савучы    операторлар  да  акчалата  премияләр  алдылар. 

 «Туган  җирендә армый-талмый  эшләүче,  иген  үстерүче һәм илебезне  азык-төлек  белән  тәэмин  итүче кешеләрне  котлау өчен  оештырыла   торган  шундый  чаралар  безнең  районда күркәм  гадәткә  әверелде.   Бу  аларны  ихтирам  итү  генә  дә  түгел,  ә  киләчәк  буын  өчен  эшкә  җаваплы  мөнәсәбәт һәм Туган  Җиргә  мәхәббәт  үрнәге  булып  торучы  хезмәт  кешеләренә   ихластан  рәхмәт  белдерү дә», - дип ,  билгеләп  үтте  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Альберт Шәрипов.

Бәйрәм   дәвамында   авыл  хуҗалыгы хезмәткәрләрен «Илек» җыр  һәм  бию  ансамбле, «Фирүзә» фольклор  коллективы,  «Жасмин», «Умырзая» «Апрель» хореография   коллективлары,  «Грант»   квартеты, җырчы, Татарстанның  халык  артисты, Россиянең һәм  Башкортостанның  атказанган  артисты  Салават Фәтхетдинов, Татарстанның  халык  артисты   Фирзәр Мортазин  һәм  Татарстан  Республикасының  атказанган   артисты   Закир Шаһбан үзләренең  матур  чыгышлары  белән  сөендерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International