Марат Җәббаров Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) тәҗрибә кырларын карап чыкты һәм галимнәр белән тармак перспективалары турында фикер алышты

2019 елның 1 ноябре, җомга

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  ТатНИИСХның тәҗрибә  кырларын,   «Татарстанда  кыр  көннәре»  технологик  мәйданчыгын һәм  фәнни    лабораторияләрен  карап чыкты.  Министр белән  бергә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Наил Залаков,  министр урынбасары   Илдус Габдрахманов, РФА Казан  фәнни үзәгенең  ТатНИИСХ җитәкчесе    Марсель Таһиров, шулай  ук  башка  җаваплы  затлар  йөрде. 

Карау  барышында  Марат Җәббаров чәчүлекләрнең һәм  институтның  җитеәтерү-технологик  базасының  торышы  белән  танышты,  шулай  ук  галимнәр  белән  үсемлекчелек  өлкәсендәге  тикшеренүләр  турында  фикер алышты.  

Марсель Таһиров Институтның  фәнни-тикшеренү эшчәнлеге юнәлешләренең бүгенге   торышы белән  кыскача  таныштырды.  Ул  институтның алдагы елда,  ТАССРның  100 еллыгында,  шулай  ук  100 еллыгын  билгеләп  үтәчәген  әйтеп  узды.     Хәзерге  вакытта   институт үсемлекчелек буенча,  үсемлекләрне  яклау һәм биотехнология,  зоотехния  буенча  2013-2020 елларга дәүләт фәннәр  академиясенең  нигези  тикшеренүләре программасының   3  юнәлеше  буенча  тикшеренүләр алып  бара.  

«Тикшеренүләрнең җитештерүдә  кулланыла  торган  иң эре күләмле  юнәлеше    – ул селекция һәм  орлыкчылык. Селекция 15 культура   (көзге  арыш, кйзге  бодай, көзге тритикале, сабан  бодае, арпа, язгы  рапс, борчак, соя, карабодай, тары, бәрәңге, кукуруз, алмагач, чия, слива) буенча, орлыкчылык  буенча   17 юнәлештә  алып  барыла.   Хәзерге  вакытта  Дәүләт реестрына    88 сорт һәм  гибрид кертелгән, алар  Россиянең    32 төбәгендә эшли» - дип сөйләде  Марсель Таһиров.

Селекция-орлыкчылык  тармагындагы  яңалыклар  белән  шулай  ук  институт галимнәре  дә  таныштырды.  Мәсәлән, Так, институтның  баш  фәнни хезмәткәре, биология  фәннәре  докторы   Мира Понаморева хәтәр игенчелек  шартларында  югары  уңыш  бирә  торган  көзге  арыш  сортлары  турында  сөйләде.  

Моннан  тыш,  очрашу  барышында   бөртекле фураж  культураларының  яңа  сортларын  гамәлгә кертү  исәбенә  терлекчелектә  аксым кытлыгы  проблемаларын  хәл  итү буенча фикер алыштылар,    селекция  этаплары һәм  республиканың  авыл  хуҗалыгы  җитештерүенә яңа  сортлар  кертү мәсьәләләрен,  шулай  ук  тармакның төп проблемаларын һәм аларны  нәтиҗәле  хәл  итү  юлларын  карадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International