Алексей Песошин “Казан” агропаркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

2019 елның 2 ноябре, шимбә

Бүген  “Казан” агросәнәгать паркы  территориясендә  оештырылган  авыл  хуҗалыгы  ярминкәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры   Алексей Песошин булды. Аның  белән  бергә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров йөрде.  

Быел Татарстанда  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре   14 сентябрьдә  башланып  китте һәм алар    28 декабрьгә кадәр  барачак.   Казанда ярминкәләр   15 мәйданчыкта,  Чаллыда  һәм    Зеленодольск районында 2шәр  мәйданчыкта  оештырыла.  

ТР Премьер-министры сәүдә рәтләрен  карап чыкты,  продукция   ассортименты  белән  танышты һәм сатучылар  белән  аралашты.    «Казан» агросәнәгать паркында  ярминкәләр  Әлки, Саба, Нурлат, Аксубай, Арча һәм Кукмара  районнары  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре,  шулай  ук  республика     инвесторлары  һәм фермерлар  тарафыннан  оештырыла.  

Бүген  сәүдә мәйданчыгына   55 тонна бәрәңге  һәм яшелчә,    7,3 тонна сыер  ите,  2,8 тонна  дуңгыз  ите,   1,2 тонна  кош  ите, 7,2 тонна  үлчәүле  сөт,   1,1 тонна  каты  сортлы  сыр,   400 кг ак май, 6 тонна  шикәр  комы, 9,8 тонна   он, 5,2 тонна  төрле  ярма,  50 тонна  ашлык,  30 меңнән артык йомырка һәм    1,8 тонна  бал  китерелгән  иде. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы,  узган  ел  йомгаклары  буенча  республика ярминкәләренә 1,3 млрд. сумлык  продукция китерелгән иде, дип әйтте.      2019 елда, язгы  ярминкәләрне исәпкә алып, бүгенгә  737 млн. сумлык продукция китерелгән. Ел  азагына  кадәр  тагын  9 чара  үткәрү  планлаштырыла. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International