Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казан халкын һәм кунакларын 15 сентябрьдә виноград күргәзмәсенә чакыра. Күргәзмәне «Казанская лоза» виноградчылар клубы һәм Казан дәүләт аграр университеты оештыра.
11 сентябрьдә Әлки районының Чуаш Кичүе авылы янындагы кукуруз кырында кукуруз һәм көнбагыш үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Семинар эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Әлки районы башлыгы Александр Никошин һәм Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе академигы Владимир Сотченко катнашты.
Татарстанда 14 сентябрьдә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Быел авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату 19 мәйданчыкта булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин сөйләде. Ул бу проектның шәһәр кешеләре өчен дә, шулай авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен дә социаль әһәмияткә ия булуын ассызыклады, чөнки аларның үз продукциясен арадашчыларсыз гына сату һәм сәүдә урыны өчен түләмәү мөмкинлеге бар, бу продукцияянең хакын шактый төшерергә ярдәм итә. Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Татарстанның 24 муниципаль районыннан һәм 32 агросәнәгать комплексы оешмасыннан вәкилләр катнаша.
Сентябрь ае, көз чынлап торып үз халәтенә керә. Бу айда игенчеләр кыр-басуларда ел йомгаклары ясый.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 8 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Республикада бөртекле культуралар 1 млн 345,9 мең гектардан артык мәйданда суктырылды, бу барлык урып-җыю мәйданының 95%ын тәшкил итә. Республикадла тулаем ашлык җыемы 4 млн тоннадан артып китте.
Шимбә көнне, 14 сентябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) иртәнге 6.00 сәгатьтә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге ярминкәләр эшли башлый. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы бик көтеп ала, бигрәк тә өлкәнрәк буын кешеләр, аның социаль әһәмияте бик зур.
Аграр яшьләр берләшмәсе һәм Бавариянең рус телле яшьләре берлеге арасындагы хезмәттәшлек Татарстан һәм Германия яшьләренә тәҗрибә алмашу мөмкинлеге бирә. 1 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибә алмашу өчен Бавария яшьләр берлеге вәкилләре килгән иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, терроризмны һәм экстремизмны профилактикалауга, социаль, этник һәм конфессиональ нигездә конфликтларны булдырмауга ярдәм итә торган акциягә ел саен актив кушыла.
11 һәм 12 сентябрьдә Татарстанның Балтач районында Авыл хуҗалыгын үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре районның шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары белән очрашалар.