Район хәбәрләре: Зәй районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре слеты узды

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

30 октябрьдә Зәй  районында  күптән  ктелгән  вакыйга  – авыл  хуҗалыгы  һәм  эшкәртү  сәнәгате  хезмәткәрләре  слеты  узды, аның  кысаларында  бөртекле  культуралар һәм  шикәр чөгендере  җыюда   алдынгылыкны  күрсәтүчеләрне  бүләкләделәр.   Бәйрәм  кунакларын  район  башлыгы     Рәзиф Кәримов,    Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов  һәм башка җаваплы  затлар  котладылар.    

Зәй  игенчеләре  адресына,  җирне  яратып,  намуслы  хезмәт  иткәннәре, ирешкән  югары  уңышлары  өчен  рәхмәт  сүзләре  яуды.     Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Зәй  районы  игенчеләрен  башка      муниципалитетларга  үрнәк  итеп  куйды.    «Зәй районы авыл  хуҗалыгы  җитештерүе,  игенчелек  культурасы  буенча   Татарстанда  алдынгыларның  берсе.  Район  башлыгы һәм  иегнечеләрдән   аолып,  барысы  да эштә  яңа  ысуллар  эзлиләр һәм  шуның  нәтиҗәсендә  югары  уңышларга  ирешәләр», - диде      Тәлгать   Галимҗан  улы. 

Авыл  хуҗалыгының уңган хезмәткәрләре төрле  бүләкләр  алдылар:      «Татарстан  Республикасының  атказаншаг  авыл  хуҗалыгы   механизаторы», республика  һәм  район  дәрәҗәләрендәге  рәхмәт  хатлары.    Алдынгы  хуҗалыкларның  җитәкчеләре  дә,  шулай  ук  гади  хезмәткәрләр – азык  әзерләүче,  шикәр  чөгендере  җыючы     механизаторлар,  машина  белән  сыер  савучы    операторлар  да  акчалата  премияләр  алдылар. 

Бүләкләүнең  иң  югары   ноктасы   иң  күп  ашлык  суктырган  комбайнчыларга  100 мең  сум  күләмендәге  акчалата  премияне  тапшыру  булды.    Бу  премиягә  “Зәй”  агрофирмасыннан  җиде  комбайнчы  ия  булды,  болар:   Андрей Митрофанов, Айнур Сафин, Рамил Сибъгәтуллин, Азат Муфтахов, Динар Гиниятуллин, Айрат Уразманов, Рөстәм Мөхәммәтдинов  һәм “Зәй  шикәре” агрофирмасыннан Шәйхенур Миникаев.

Бәйрәмгә  шулай  ук    «Таросмашинери» ҖЧҖ,  «Фос-Агро-Волга» ҖЧҖ, АМА-Поволжье» ҖЧҖ,  «Казань Агрохимсервис» ҖЧҖ,   «Проминтел Агро» ҖЧҖ,  «Дамилк-Агро» ҖЧҖ,  «Сервис-Агро» ҖЧҖ,  «АгроЭкспертГруп» ҖЧҖ авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре җитәкчеләре  чакырылган  иде, алар  да,  авыл  хуҗалыгының  алдынгы  хезмәтчәннәре  буларак,  игътибардан  калмадылар, аларга  шулай  ук   сертификатлар  һәм  кыйммәтле  бүләкләр  тапшырылды.    Бәйрәм  буена  авыл  хуҗалыгы хезмәткәрләрен «Болгар» бию ансамбле, «Азаль» вокаль ансамбле,  «Легенда», «Каприз»  хореографик коллективлары,  Татарстан  Республикасының атказанган  артистлары   Раяз Фәсихов  һәм  Чулпан Юсупова үзләренең күңелле чыгышлары белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International