Хезмәт кешеләре: Югары Ослан районыннан яраткан эшен горурланып башкаручы механизатор

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Үзенең  хезмәте  белән  танылган  һәм ихтирам  яулаган гади кешеләр  турында  бара  торган  безнең  рубрикабызның  бүгенге  герое  - Югары  Ослан  районыннан озак  еллар  механизатор  булып  эшләүче    Петров Сергей Валентинович. 

Сергей Петров “Югары  Ослан” агрофирмасында  иң яхшы  хезмәткзр  исемен  горур  йөртә һәм  коллективның,  шулай  ук  предприятие  җитәкчелегенең  ихтирамын  яулаган.    

Бу  көннәрдә   механизатор агрофирманың Шеланга бүлекчәсендәге  кырларның  берсендә  җир  сөрү  белән  мәшгуль. Куәтле   техника җир катламын  актарып  салып, үз  артыннан  матур һәм тигез  эз  калдырып  бара.     Яңа  сөрелгән  җир  күңелне  рәхәтләндерә.    Йомшак  туфракны  кулга  алып,  аның  җылысын  тоясы  килә.  

«Кукуруз  өчен  җир  әзерлибез, - дип  сөйли  бүлекчә  бригадиры    Евгений Степанов. -   Сергей көнгә   20-25 гектар  җир  эшкәртә.  Бу  егетнең  эшләренә  сокланмый  булмый. Барысын  да  төпле,  уйлап  эшли.  Бүген  җирне  һәм  үз  эшен  шулай  яратып  башкаручы  кешеләр  күп  очрамый».

 Сергей Петров үзе  Кайбыч  районында Федоровка авылында  туган.   Ул  игенчеләр  нәселеннән.  Әтисе     Валентин Кузьмич  лаеклы  ялда  инде, алтын  куллы    механизатор, гомер  буена  авыл  хуҗалыгында  эшләгән һәм улына да техникага  һәм туган җиренә  мәхәббәт сеңдергән.    

«Мин 13  яшьтә әтигә комбайнчы ярдәмчесе  булып  бардым һәм бер  мәртәбә  дә  моңа  үкенмәдем, - дип сөйли  Сергей. – Киресенчә,  бу  эшнең  минеке  икәнен  аңладым.   Мәктәпне тәмамлагач,  десант  булып  хезмәт  иттем,  машина йөртү таныклыгы  алдым һәм авыл  хуҗалыгында  эшли  башладым».

 Сергей техника  белән    «на ты» эшли, ягъни  ул  һәр техниканы  белән,  аңа  буйсынмаган  техника  юк  әле.   Ул бозылганда,  хәленнән килгәнчә,  аны  үзе  төзәтә.    Ул җир  дә  сөрә,  үзе  чәчә,  тырмалый,   азык  әзерләү  белән  дә  шөгыльләнә.  Сүз уңаеннан  әйтергә кирәк,  быел  ул  үзенә  бик  әйбәт  ядәмче  ала  - ул  улы  Никита. 17  яшьлек  егет  әтисенә   сенаж салуда  бик  теләп  булыша.  

Сергей Казанда  авыл  хуҗалыгы  һзм эшкәртү  сәнәгате  хезмәткәре көненә  багышланган  бәйрәм  тантанасында  катнашуы  турында  горурланып  сөйли, ә шул  ук  вакытта  ара-тирә  ул     сөрелгән җиргә   күз  ташлап ала һәм,  тагын  күпме  җир  сөрәсе  бар әле  дигәндәй,  еракка төбәлеп  карап  тора.      Чөнки   механизаторның  һәр  минуты алдан  исәпләнгән. 

«Миндә  аерым  берни  дә  юк.  Мин  бары  тик  яраткан  эшем  белән  шөгыльләнәм һәм  монда  үземне  кирәк  дип  тоям», - дип,  гади  генә  итеп  сөйли   Сергей Петров, шуның   белән  ул  үзенә  карата  ихтирамны  тагын да  арттыра.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International