Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Сөт җитештерүчеләр берлеге белән килешү төзеде

2019 елның 1 ноябре, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы,   Россия  илкүләм  сөт  җитештерүчеләр  берлеге  һәм Татарстан  сөт  җитештерүчекләр берлеге  бүген  Казанда  хезмәттәшлек  турында  килешү  төзеделәр.    

«Документ уртак проектларны  гамәлгә ашыру,  мәгълүмат  алмашу,  инициативаларны  федераль дәрәҗәдә  хуплау,  шулай  ук  Министрлык  һәм  Татарстан  сөт  җитештерүчеләр   берлеге  инициативаларына  аларны  республикада  һәм  федераль  дәрәҗәдә  гамәлгә ашыру  өчен  ярдәм күрсәтү өлешендә  үзара  хезмәттәшлекнең  төп  юнәлешләрен  билгели», – дип сөләде  Россия  илкүләм  сөт  җитештерүчеләр  берлеге  гендиректоры    Артем Белов.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  Марат Җәббаров белән  очрашуда  ул,  Татарстан    – «сөт  җитештнрү  буенча  Россиядә  беренче» дип,  билгеләп  үтте.   «Шул ук  вакытта, алдагы  биш-җиде  елда  сөт  җитештерү,  эшкәртү һәм  аны  экспортлау  буенча  мөмкинлекнең  бик  зур  булуын  күрәбез», – диде  ул.

  Артем Белов  әйтүенчә,  республикада  җитештерелә  торган  сөт  сыйфаты    «Россия  буенча  аңа  булган  ихтыябны арттыра һәм  экспорт өчен  тотрыклы  итә». «Без  үзебезнең  яктан  Татарстан  җитештерүчеләренә  һәм  эшкәртүчеләренә белем,  тәҗрибә,   инновацион технологияләр  куллану,  программачыл  документлар  эшләү  ягыннан  ярдәм  итәргә  әзер», – дип  өстәде  ул. 

Марат Җәббаров сүзләре  буенча,  Татарстан  өчен  төп  юнәлешләрнең  берсе   җитештерелә  торган  продукцияне,  шул  исәптән  сөт  продукциясен     экспортлаудан гыйбарәт.     «Бүген  республикада  сөтчелек  юнәлеше  буенча  уннарча  терлекчелек  комплексы  эшли.   Шулар  тырышлыгы  белән  сөт җитештерү  алга  таба  артыр  дип  ышанам.   Шуңа  күрә  экспорт  мәсьәләе  безнең  өчен  бик  мөһим.    Безнең  сөт  җитештерүчеләргә  ярдәм  итәргә  һәм   үзебезнең продукцияне  чит  илләргә  чыгаруда  булышырга  кирәк.   Моның  өчен  бездә  бөтен  мөмкинлекләр  бар», – дип  ассызыклады  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International