Татарстанның Менделеевск районыннан 5 гаиләгә йорт кошлары үрчетү өчен җайланмалар бирелде

2019 елның 2 ноябре, шимбә

Татарстанның  Менделеевск районыннан  Мунай авылы командасы  “Авыл стартаплары  помогаторы – кошчылык” («Помогатор сельских стартапов - Птицеводство») проекты  буенча  конкурска йомгаклар  ясады.   Проектның  максаты   - җирле  халыкны  мөмкин кадәр  күбрәк  җәлеп  итеп, кошлар  үрчетү  буенча  кооператив оештыру һәм  халыкны  кече  бизнеска өйрәтү.   

1 ноябрьдә җиңүче  гаиләләрне  һәм «Авыл инициативалары инкубаторы» проектында  катнашучыларны  бүләкләү  тантанасы  булды.  

Проектта  катнашучыларны  сайлап  алу  Менделеевск районының  яшь гаиләләре арасында  конкурс  уздыру  юлы  белән  гамәлгә  ашырылды.    10  гаилә  җиңүче  булды, шуларның  5есе кошлар  үрчетү җайланмалары  алды һәм  алар  бу  айда  ук  үз  проектларын  эшләтә  башлыйлар,  ә тагын  5есе  2020  елның  языннан  проектларын  эшләтүгә керешәләр.  

Катнашучыларны  сәламләп, район  башлыгы     Валерий Чершинцев, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион  технологияләр  бүлеге  башлыгы   Рузалина Вәлиуллина чыгыш  ясадылар. Авыл  территорияләрендә  яшьләрнең  эшләре     турында  Аграр  яшьләр  берләшмәсе  рәисе   Диләрә  Шувалова сөйләде.

Мунай  авыл  җирлегеннән  Андрей һәм Евдокия Шадриннар,  Александр һәм Татьяна Колесниковлар, Абалач авыл  җирлегеннән Марковлар  гаиләсе,  Бондюга поселогыннан  Һадиевлар гаиләсе, шулай  ук  Тихоново авылыннан  Зәйнетдиновлар гаиләсе    йорт  кошлары (бройлер  чебешләре)  үрчетү  өчен  җайланмалар  комплектын  алдылар һәм  авылда  уңышлы  яшь эшкуарлар  рәтен  арттырырга  әзерләнәләр.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International