11 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе базасында минераль ашламалар куллануның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, «Буйский химия заводы» ААҖ вәкиллеге җитәкчесе Павел Горин, маркетинг бүлеге башлыгы Дмитрий Белозёров, шулай ук «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре, хуҗалыклар агрономнары һәм җитәкчеләре катнашты.
Республиканың Актаныш, Тәтеш, Кама Тамагы һәм Лаеш районнарында 7 ташламалы ипотека кредиты бирелде инде, аларның гомуми суммасы 14,6 млн сум тәшкил итә. Беренче кредитларны «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы бирә башлады.
Шуны и скәртәбез, Татарстанда 11 марттан 27 мартка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зональ семинар-киңәшмәләр уза. Семинарлар уздыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары катнаша.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кушуы буенча республикада 2020 елгы язгы чәчү буенча эш планнарын кабул итү бара. Мәс., Арча районында бүген язгы кыр эшләрен уздыру буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре белән киңәшмә узды.
Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинарлары башланды. Фермерлар белән беренче очрашу бүген Чүпрәле районында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачып, аны уңышлы үстерүче кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Питрәч районының Тогашево авылыннан Ульяновлар гаиләсе. 2019 елда алар шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сөт терлекчелегенә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидиясен алалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 11 марттан 27 мартка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак. Семинарлар уздыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары катнаша.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсын дәвам итә.
5 мартта Татарстанда «Авыл территорияләрендә торак төзүгә (сатып алуга) Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы ставка белән ипотека кредиты» программасын гамәлгә ашыру кысаларында беренче кредитлар бирүгә керештеләр.
«Минем ирем 6 ел инде фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Итчелек юнәлешендә эшли. Мин аңа һәрдаим булышам. Җиребез күп безнең, «Агростартап» программасы игълан ителгәннән соң, мин дә үз көчемне сынап карарга булдым, ирем дә моны хуплады», — дип сөйли башлады Зилә Абдуллина.