Марат Җәббаров халыкны авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тәэмин итү турында мәгълүмат бирде

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов азык-төлек товарларына һәм дару препаратларына бәяләрне көйләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узды.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикада продуктларга һәм дару препаратларына бәяләр даими контрольдә тора. Моның өчен Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә мониторинг буенча эшче төркем төзелде, шулай ук кайнар линия эшли, аңа гражданнар үз мәсьәләләре һәм шикаятьләре буенча шалтырата алалар.

Татарстан Президенты ассызыклап болай диде: «Безнең төбәк – төп азык-төлек продуктлары үз-үзен тәэмин итә торган төбәк. Бүген авыл хуҗалыгы продукциясе буенча хәлләр аеруча актуаль булып кала. Элеваторларда яңа уңышка кадәр тиешле запас орлыклар сакланырга тиеш, ә терлекчелек продукциясе – ит һәм сөт – халыкка җитәрлек булырга тиеш. Моның өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җаваплы», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Марат Җәббаров әйтүенчә, сәүдә челтәрләренә республика авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре киң ассортиментта чыгарыла һәм тулаем продукция күләмендә күрсәткечләр түбәндәгечә: социаль икмәк – 94-97%, сөт, сөт продукциясе – 40-75%, казылыклар – 30%, шикәр комы – 35%, кыяр – 27%. Республикада шулай ук төп азык-төлек продукциясенә бәяләр Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң кулай санала.

Сәүдә челтәрләре аша сату күләмнәре кимегәнгә күрә авыл хуҗалыгы оешмалары үз продукциясен интернет ресурслар аша сатуның һәм аны өйгә китереп бирүнең яңа ысулларын үзләштерә. Мондый сәүдә төреннән Залесный агрофирмасы, Центральный кооперативы, Майский теплица комбинаты, Белоглазова Е.Е. КФХсы һәм башка оешмалар, КФХлар файдалана инде. Интернет мәйданчыклары аша сату аркасында соңгы айда продукция сату күләме өч мәртәбә арткан. «Без монда үзебез өчен зур перспективалар күрәбез, бу юнәлештә алга таба да эшләүне планлаштырабыз, шулай итеп, моның белән без үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә интернет сәүдәне үстерү буенча ярдәм итәбез», – дип аңлатты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Шулай ук вице-премьер республиканың кулланучылар кооперациясе системасына да тукталды. Бүген аеруча кирәкле азык-төлек продукциясен җитештерү буенча барлык җитештерү цехлары эшли: социаль икмәк төрләре, икмәк һәм макарон әйберләре әзерләнә. Татпотребсоюз мобиль сәүдә форматына аерым игътибар бирә, аңа халык аз яши һәм район үзәкләреннән ерак урнашкан һәм кибетләр булмаган барлык торак пунктларны колачлау бурычы куелган. Бер үк вакытта товарларны авыл кешеләренең заказы буенча китерү дә оештырыла. Күчмә сәүдәгә 106 автолавка чыга. Бер автолавкадан көнлек табыш 42 %, ягъни 17 мең сум тәшкил итә.

2020 елга тагын 20 млн сумга 14 автолавка сатып алу планлаштырыла. Система буенча гомумән ваклап сату әйләнеше 1 млрд сум тәшкил итте, бу узган елга карата 103 %.

«Гражданнарның сәламәтлеге һәм аларның хакимияткә ышанычы пандемия шартларында халыкны азык-төлек продуктлары һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләрен оешкан төстә хәл итүгә бәйле», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул районнар башлыкларына, киңәшмәдә барлык катнашучыларга бу мәсьәләләрне даими контрольдә тотарга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International