Татарстанда социаль икмәк пешерә торган предприятиеләрне субсидияләү лимиты арттырылды

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда социаль икмәк пешерә торган предприятиеләрне субсидияләү лимиты арттырылган. Шундыйларга 1 сортлы ак ипи, «Сельский» һәм «Дарницкий» яисә билгеләнгән рецептура буенча пешерелә торган башка исемдәге ипиләр керә.

Моңа кадәр икмәк пешерүчеләр сатылган 1 кг социаль ипи өчен 3 сум субсидия алалар иде, 2 кварталдан бу сумма 4,5 сум була. Әлеге чара шул категориядәге икмәк продукциясенә бәяләрнең артуын булдырмауга юнәлдерелгән.

Хәзер Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2020 елның 1 кварталы өчен субсидияләр түләүгә документлар алына, Татарстанның икмәк пешерү предприятиеләре 31 млн сум күләмендә финанс чаралары алдылар инде. 2020 елга субсидияләүгә барысы 160 млн сум каралган. Финанслау күләмен арттыру планлаштырыла.

Субсидияләү мәсьәләләре буенча тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм телефон номеры: 8(800)444-16-70 (доб. 6) аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International