Казан дәүләт аграр университетының «Защита» студентлар хезмәт отрядын Зеленодольск һәм Нурлат районнары кырларына җибәрделәр

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

28 апрельдә Казан дәүләт аграр университетында «Защита» студентлар хезмәт отрядын эшкә озату тантанасы узды. Быел отряд үзенең унынчы юбилей эшләренә китте. Университет ректоры Айрат Вәлиев һәм инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректор Наил Хәмидуллин «Защита» студентлар отрядының эшкә китүчеләре белән очраштылар һәм аларга үзләренең теләкләрен белдерделәр.

Студентлар бүген республиканың Нурлат һәм Зеленодольск районнары кырларына авыл хуҗалыгы культураларына зыян салучы чүп үләннәргә, авыруларга һәм корткычларга каршы көрәшү өчен юлландылар.

Университет студентлары күп еллар инде яз җитүгә хезмәт отрядлары әгъзалары булып язылалар. Яшь белгечләр чәчү кырларында тракторчылар һәм агрономнар булып эшлиләр, авыл хуҗалыгы оешмаларында төрле эшләрне башкаралар һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә  үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Университет студентлары шулай ук Ландшафт дизайны үзәгендә, теплицаларда һәм университетның башка структур бүлекчәләрендә актив эшлиләр. Мәс., Казан ДАУның Ландшафт дизайны үзәге Казан шәһәре халкын утыртма материаллар: бүлмә үсемлекләре, җәйге күпьеллык чәчәкләр, җимеш агачлары, декоратив агачлар һәм куаклар белән тәэмин итә.

Ландшафт дизайны үзәге агрономия факультеты һәм урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентларын практик өйрәтү өчен оештырылды. Аның гомуми мәйданы 3 га тәшкил итә. Үзәк базасында 650 кв.метрга якын мәйданда теплица комплексы бар, микробиологиянең лаборатория комплексы эшли, яшелчәсаклагыч, склад биналары, уку класслары бар, сугару системасы көйләнгән.

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Авылга җәйге эшкә – 2020» проекты кысаларында шәһәр халкын һәм студентларны авылга эшкә чакыру игълан ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International