Татарстанда сөт җитештерү арта

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләре буенча, 2020 елның 20 апреленә авыл хуҗалыгы оешмалдарында хуҗалыкларда тәүлеклек эчендә 49,5 мең тонна сөт сатылган, бу 2019 елның шушы чорына караганда 7%ка (3,2 мең тоннага) күбрәк.

Сөт сату күләмен максималь дәрәҗәгә җиткерүчеләр арасында Татарстан Республикасы, Краснодар крае, Воронеж, Киров, Новосибирск, Свердловск, Белгород, Мәскәү, Ленинград һәм Түбән Новгород өлкәләре, Удмуртия Республикасы, Алтай крае бар.

Оператив белешмәләр буенча, республикада көнлек тулаем савым 3890,1 тонна тәшкил итә, бу узган елга караганда 172 тоннага күбрәк (104,6%). Бер сыердан көнлек савым – 17 кг, узган елга караганда 1,2 кг күбрәк. Көнгә барысы 4385,4 тонна сөт савылган, бу 2019 елга караганда 241,3 тоннага күбрәк һәм 106 % тәшкил итә.

Бер сыердан тәүлеклек савым күләмнәре буенча Татарстан районнары лидерлары арасында Атнә  (31 кг), Саба (26 кг), Мамадыш (26 кг), Кукмара (25,9 кг), Балтач (23 кг), Түбән Кама (20,1 кг), Актаныш (18,6 кг), Азнакай (18,5 кг), Биектау (18,2 кг) һәм Арча (18 кг) районнары.

Элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Түбән Кама районының тәүлеклек сөт җитештерү күләмен 100 тоннадан арттырып җибәрүе турында хәбәр иткән иде. Район мондый күрсәткечкә сөт терлекчелегендә цифрлаштыруны куллану аркасында иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International