Чаллыда завод йөк автомобильләрен «конвейердан төшкән кебек» капиталь ремонтлауның һәм модернизацияләүнең уникаль технологиясен тәкъдим итә

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген Тукай районына сәфәре барышында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөк техникасын капиталь ремонтлау һәм сервис хезмәте күрсәтү буенча Идел буенда иң зур «Кориб» ГК компаниясендә булды. аның белән бергә министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов йөрде.

Предприятиенең генераль директоры Олег Коробченко заводның йөк автомобильләрен «конвейердан төшкән кебек» капиталь ремонтлауның һәм модернизацияләүнең уникаль технологиясен тәкъдим итүе турында сөйләде.

Компания «КАМАЗ» ПАОның рәсми дилеры булу аркасында завод ремонтлаганда оригиналь запас частьлар куллана. Ремонтланган техникага 1 ел гарантия бирелә, ә капиталь ремонттан соң уртача 5 ел техника өзлексез эшли.

Ел саен меңнән артык автомобиль капиталь ремонт соң өр-яңа кебек була. Техниканы капиталь ремонтлау хакы яңа чактагы бәясеннән уртача 50% тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бу таушалган йөк автомобильләре паркын аякка бастыру өчен зур мөмкинлек.

Компания структурасына шулай ук барлык маркадагы «КАМАЗ» машиналарына тәүлек буе сервис хезмәте күрсәтү дә керә, ә 20 күчмә бригада   бөтен Россия буйлап сыйфатлы һәм вакытында ремонт эшләрен башкарырга һәрвакыт әзер. Тулырак мәгълүматны 8 800 2004 630 телефоны буенча яисә түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Чаллы шәһәре, Индустриаль проезд, 55 йорт.

Тулырак монда өйрәнергә мөмкин: /file/agro/File/Презентация ГК Кориб , все заводы ОБНОВ.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International