Аграрийларның көндәлек мәшәкатьләре: Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләделәр

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләделәр. Аларга премияләрне муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов тапшырдылар.

Бүләкләү дүрт номинацияя буенча узды. Үзебезнең траекторларда эшләүче механизаторлар арасында беренче өч урынны «Сарман» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Нөркәй» агррофирмасы» ҖЧҖ, «Җәлил» агрофирмасы» ҖЧҖ белгечләре алды. Беренче урында – Рамил Габделхаков, икенче урында – Флүр Гайфетдинов, өченче урында – Айрат Шәйдуллин. Чит ил тракторларында эшләүче механизаторлар арасында беренче урынны «Сарман» агрофирмасы» ҖЧҖеннән Рәмдүс Фәретдинов алды, икенче урынны – «Нөркәй» агррофирмасы» ҖЧҖеннән Тәлгать Ибраһимов, өченче урында – «Җәлил» агрофирмасы» ҖЧҖеннән Зөфәр Гимадиев. Сабан культураларын чәчүдә беренче урынны «Сарман» агрофирмасы» ҖЧҖеннән механизатор Илмир Хафизов беренче урын өчен бүләкләнде, икенче һәм өченче урыннар «Нөркәй» агррофирмасы» ҖЧҖеннән Илнур Гыйләҗев һәм Нәзиф Галиуллин алдылар.

«Чәчү алдынгылары һәр биш көн саен ачыклана, урыннарны бүлгәндә эшкәртелгән орлыклар нормасы исәпкә алына һәм акчалата премияләр 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр бирелә», – дип аңлатты Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, районда сабан чәчүен 50,5 мең га мәйданда башкару планлаштырыла. Бүгенгә бу эш 8 мең гектарда башкарылган. Шуның 7,4 мең гектары – арпа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International