Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районында «Гигант» терлекчелек комплексында булды

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Тукай муниципаль районында булды, анда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән аралашты. Мәйданчыкта районда җитештерелә торган продукция, шулай ук Чаллыда җитештерелә торган авыл хуҗалыгы техникасы куелган иде.

Бүгенге көндә Тукай районында, башка районнардагы кебек, язгы кыр эшләренең кызган чагы. Аграрийларның эшен яңгырлар тоткарлауга да карамастан, алар бөртекле культураларны һәм чөгендер чәчү өчен һәр минуттан файдаланырга тырышалар. Чәчү 10,2 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 29% тирәсе. Барысы 52,5 мең га мәйданда чәчү эшләре башкарылырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов «Гигант» ҖЧҖнең 500 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

«Гигант» ҖЧҖнең терлекчелек комплексы узган елның маенда төзелә башлый һәм быелның башында аны файдалануга тапшырдылар. 5 мең кв.метр мәйданда 500 баш эре мөгезле терлек комплексы һәм «Параллель»2*12 сөт блогы урнашкан, ул «ТАТЛАВАЛЬ» компаниясеннән заманча җайланмалар белән җиһазланган, сөтүткәргечләр һәм сөтне +4Ска кадәр суыту өчен 12 тонна сыйдырышлы танклар бар, сыер абзарын тиешле санитар хәлдә тотуга мөмкинлек бирә торган тирес чыгару системасы көйләнгән.

Предприятие җитәкчесе Риф Имамов аңлатып киткәнчә, комплекста терлекләр исәбен алып барырга ярдәм итә торган 2 программа эшли: «Селэкс» һәм «Альпро». «Селэкс» программасы малларны туган вакыттан алып чыгып киткәнчегә кадәр күзәтеп барырга ярдәм итә һәм күрсәткечләр селекция-нәсел эшендә, үгезләр линиясен күзәтергә һ.б.ларга ярдәм итә. «Альпро» программасы һәр сыерның көнлек савымын, орлыкландыруны, бозаулатуны, вакцинацияләүне күзәтеп барырга һ.б.ларга ярдәм итә.

Терлекчелек комплексында барысы 1994 баш эре мөгезле терлек бар, шуннан 660 баш сыерлар. Хуҗалык буенча тулаем савым 958,3 тонна тәшкил итә (узган елга карата +11 тонна). Быел шулай ук проект куәте 1500 башка исәпләнгән яңа азык үзәген төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International