Татарстан Хөкүмәте авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасының гамәлдә булуын 2025 елга кадәр озайтты

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Татарстан Хөкүмәте «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» республика дәүләт программасының гамәлдә булуын 2025 елга кадәр озайтты.

Бу хактагы тиешле карар Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан аграрийларга күрсәтелә торган барлык ярдәм төрләре дәвам итә. Болар – үсемлекчелекне, терлекчелекне, ит терлекчелеген үстерү, кече хуҗалыкларга ярдәм итү, техник һәм технологик модернизацияләү, инновацион үсеш, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү.

Дәүләт программасы агросәнәгать комплексын үстерүгә генә түгел, ә авыл җирлегендә уңайлы тормыш шартлары булдыруга, авылга һәм авыл тормыш рәвешенә уңай караш булдыруга да юнәлдерелә.

Мәсәлән, 2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» ярдәмче программасы тәмамланды. Аңа алмашка «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы килде, аның буенча авыл җирлекләрендә гомуми мәйданда 56, 131 мең кв. м. торак төзү планлаштыра.

Бакчачыларга кагылышлы актуаль тема шулай ук янда калмый. Коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә 0,4 һәм 6-10 кВт-лы 208,7 км һава кабель линияләре сузу, каты өслекле 119,5 км керү юллары салу, 261 су җыю каланчалары һәм резервуарлар урнаштыру планлаштырыла.

Программа ярдәмендә 2025 елда барлык категориядәге хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүене 2012 елдагыга караганда 27,6 %ка арттыру планлаштырыла, шул исәптән үсемлекчелек продукциясен – 31,7 %ка, терлекчелек продукциясен – 23,2 %, азык-төлек продуктларын – 52,8 %.

Программаның яңартылган паспорты нигезендә 2020 елда республика бюджеты аны гамәлгә ашыруга 12,5 млрд сум акча бүлеп бирә. Тагын 6,3 млрд сум федераль бюджеттан өстәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International