Бүген Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Азык-төлекне һәм һәм башка товарларны республика муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килгән иде.
Икмәк пешерү предприятиеләренә продукция җитештерүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсациялиләр. Мондый компенсацияләрне түләү кагыйдәләрен Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин раслады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 19 декабрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен сатып ала алалар.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында сөйләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда җитештерелгән продукцияне Мәскәү шәһәрендә төбәкара ярминкәдә сатып алырга мөмкин.
Ике ай дәвамында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ белән берлектә, уртак күчмә очрашулар оештырылды, алар Кукмара, Саба, Балтач һәм Арча районнарының авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен мәгълүмат консультацияләре бирү рәвешендә узды.
Кукмара аграр көллиятендә 2020/2021 еллар чемпионат циклының Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан алып барыла торган «Агрономия» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты башланды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Сарман районында булды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Республиканың 40 алдынгысы - мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе, эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре, шулай ук икътисад, азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы, төзелеш комплексы, спорт өлкәләре вәкилләре, сәнгать эшлеклеләре һ.б. лауреатлар булдылар.
16 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендә тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында 2020 елда коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең инженерлык инфраструктурасының тышкы объектларын ремонтлау йомгаклары һәм алдагы 2021 елга эш планы буенча киңәшмә узды.