Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан кулланучылар берлегенең гомуми хисап җыелышында катнашты.
Чара Казан кооператив институты базасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Анда шулай ук Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов, «Мегаполис» сәүдә компаниясе президенты Сергей Кациев, Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, Россия кооперация университетының Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева һ. б. катнашты.
Җыелыш башланганчы кунаклар республиканың кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары җитештергән продукция үрнәкләре белән таныштылар.
“Хисап чорында кулланучылар кооперациясе оешмасы эшчәнлеге йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар турында” төп нотык белән Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов чыгыш ясады. Ул 2021 - 2025 елларга үсеш концепциясендә ниләр күздә тотылуы турында сөйләде: 105 авыл кибетен (блок-модуль пунктлары) ачу, 100 автолавка сатып алу, элек ябылган 110 авыл кибетен реконструкцияләү, ремонтлау һәм торгызу, республиканың эре шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитештергән продукцияне сату буенча 50 кибет (сәүдә нокталарын) ачу, 50 әзерләү пункты оештыру, 25 склад һәм 18 яшелчәсаклагыч төзү, җитештерү тармагында 25 бина төзү һәм реконструкцияләү, 45 яңа төр продукция җитештерүне үзләштерү, җәмәгать туклануы тармагында 23 объектны реконструкцияләү, технологик җиһазларны 20 цехка алыштыру һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең спектрын киңәйтү.
Татарстан кулланучылар оешмалары берлегенең күпләп-бүлү үзәген оештыру өчен Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә үзләренең өч базасын үстерү күздә тотыла.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, узган елда ерак урнашкан һәм халык аз яши торган авыл җирлекләрен товарлар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде.
«Кооператорларыбызга, авыл халкына шәһәр ярминкәләрен уздыруда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәм, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу бөтен халыкка, бигрәк тә социаль яктан якланмаган гражданнарга үтемле ярдәм».
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубовка республикага ярдәм итүләре һәм бүгенге җыелышта катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.
“Кулланучылар кооперациясе авыл территорияләрен үстерүдә мөһим роль уйный, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бу бизнесны үстерү генә түгел, ә күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итү дә. Авыл җирлегендә бизнестан зур табыш көтеп булмый. Әмма халыкка хезмәт күрсәтүне, азык-төлек белән тәэмин итүне, җәмәгать туклануын үстерү мөһим. Кулланучылар кооперациясе - ул үзенчәлекле корал, һәм дәүләт моны аңлый. Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге базасында оештырылган эш үз нәтиҗәләрен бирә”.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген республиканың барлык районнарында төрле юнәлешләр белән шөгыльләнүче кулланучылар җәмгыятьләре булдырылган – бу авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чимал әзерләү, эшкәртү, сәүдә, җәмәгать туклануы.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов, авыл җирлегендә сәүдә итүгә аерым игътибар бирелә, соңгы 3 елда 97 блок-модульле кибет төзелде, ә агымдагы елда тагын 16 объект файдалануга тапшырылачак, дип ассызыклады.
Кооперативларда күчмә сәүдә итүне тәэмин итү өчен 121 автолавка эшли. Һәр автолавканы максималь рәвештә нәтиҗәле кулланырга һәм транспорт, логистика чыгымнарын оптимальләштерергә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, мондый сәүдә итүдән табышны карарга кирәк. Уртача алганда, бу якынча елга 3 млн. сум. Күчмә сәүдә күләме буенча алдынгылар рәтендә - Питрәч, Әтнә, Чүпрәле районнары.
Татарстан Президенты шулай ук автолавкаларның йөрүен мәктәп автобуслары принцибы буенча контрольдә тотарга тәкъдим итте.
Кулланучылар кооперациясендәге әзерлекләргә килгәндә, бу мәсьәләне дә контрольгә алырга кирәк. Моның өчен республика бөтен кирәкле шартларны тудыра. Кулланучылар кооперацияләрендә әзерләү күләме берничә мәртәбә артырга тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, 13 районда бүгенге көндә әзерләү системасы бөтенләй юк. "Мин, район башлыгы булып эшләгән һәм кулланучылар кооперациясен оештырган кеше буларак, район башлыкларына мөрәҗәгать итәм - бу сезнең өстенлекле бурыч, сездән башка бу эшне беркем оештыра алмый», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләсен күтәрде: “Мөһим мәсьәлә – укучыларны тукландыру. Һәм ил Президенты бүген бу мәсьәләгә аерым игътибар бирә. Кулланучылар кооперациясе активрак катнашырга тиеш. Сездә авылныкы, иң сыйфатлысы, иң яхшысы. Моңа уңай мисаллар да бар - Саба районында кулланучылар җәмгыяте мәктәпне кайнар аш белән тәэмин итә. Җәмәгать туклануы өлкәсендә дә эшләргә кирәк әле. Яңа эш рәвешләрен эзләргә, чыгып эшләүне дә оештырырга кирәк”.
Кулланучылар кооперациясе безнең эшчәнлектә мөһим тармак, һәм аңа ярдәм күрсәтелергә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов. Кулланучылар кооперациясе системасы һәрвакыт үз эшләнмәләре белән үз-үзен тәэмин итеп килде, һәм безнең бурыч – кулланучылар кооперациясе санын саклау һәм арттыру.