Татарстанда Фермер мәктәбе эшли башлады

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бүген «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе Борис Листов һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут авыл хуҗалыгында табышлы бизнс башлау һәм алып бару өчен кирәкле белемнәр бирә торган «Фермер мәктәбе» банкы проектына тантаналы старт бирделәр.

Татарстанда узган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россельхозбанкның Татарстан филиалы директоры Ләлә Кудерметова, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев катнашты.

Татарстанда укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак. «Казан аграр университеты 1922 елда нигез салынганнан бирле уннарча мең авыл һәм урман хуҗалыгы белгечләре әзерләп чыгарды. Аны тәмамлаучылар арасында республикада һәм аннан читтә бик күп хөрмәтле затлар, шул исәптән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы һәм хәзерге Президент Рөстәм Нургали улы да бар. Югары уку йорты бай фәнни куәткә һәм көчле матди-техник базага ия», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Укуларда катнашучылар планлаштырылган бизнес-проектларны бәяләүнең 5 критериясе буенча конкурс нигезендә сайлап алуны уздылар, конкурска 37 гариза бирелгән, экспертлар тарафыннан иң яхшы 22 проект сайлап алынды. Җиңүчеләр «Сөт-ит терлекчелеге», «Кошчылык» юнәлешләре буенча ике айлык уку программасы буенча белем алачаклар, соңыннан дәүләт үрнәгендәге диплом биреләчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы 1991 елда төбәктә беренче 254 фермер хуҗалыгы төзелүен билгеләп үтте, хәзер фермерларның саны 4 меңнән артык исәпләнә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән бергә алар республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын җитештерә. Авыл эшкуарларының уңышлы эшләвенә республиканың һәр муниципаль районында мисаллар бар, кече хуҗалыклар шактый саллы дәүләт ярдәме алалар, бу ярдәм ел саен 2 млрд сумнан артып китә. Соңгы 9 елда гына да 1384 фермер терлекчелектәге бизнес-проектларны гамәлгә ашыруга 4 млрд. сумлык грантлар алды. Иң күп акчалар - 155 фермер өчен 900 млн. сум узган ел бүлеп бирелде, дип сөйләде министр.

Укулар барышында практик дәресләр, үз эшләрен башлап, дәүләт ярдәме белән уңышларга ирешкән фермерлар территориясендә үткәреләчәк. Болар -Лаеш районыннан фермер Зарипов, Биектау районыннан Латыйпова (роботлаштырылган ферма), Зеленодольск районыннан Лотфуллина, шулай ук кооперацияне үстерү, продукция җитештерү һәм сатуны арттыру өчен грантлар алган Балык Бистәсе районыннан «Олы Елга» кооперативы, Лаеш районыннан «Кәүсәр» кооперативы.

«Аларның һәрберсенең эшчәнлеге иң алдынгы технологияләргә нигезләнә, барысы да нәтиҗәле эшли, аларның тәҗрибәсе белән танышу өчен республиканың барлык районнарыннан һәм Россиянең күп төбәкләреннән киләләр. Аларның үрнәге фермерлык хәрәкәтен алга таба үстерергә, уңышлы фермерлар санын арттырырга, киләчәктә үз бизнесларын балаларына һәм оныкларына ышанып тапшырырга ярдәм итәр, дип ышанабыз», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров һәм Министрлыкның үз ягыннан ярдәм итү программалары аша ярдәм итәргә һәм фермерларның бизнес-проектларын уңышлы гамәлгә ашыруга этәргеч бирергә әзер булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International