Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Гаилә фермер династиясе конкурсына гаризалар ала башлый

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Яраткан эшләрендә гомумтанылган хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручылар тагын да зур ихтирамга лаек. Нәкъ менә шундыйлар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының Гаилә фермер династиясе» республика конкурсын оештырды. Җиңүчеләр 100әр мең сум акча алачак.

Конкурста кимендә 2 буын фермерлар булган һәм бүгенге көндә гамәлдәге крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия булган бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары(кимендә 2 КФХ башлыгы) катнаша ала. Династия башлыгы итеп беренче буын КФХ башлыгы таныла.

Конкурс буенча сайлап алу критерийлары түбәндәгеләр була:

-КФХ әгъзалары һәм даими эшләүче хезмәткәрләр саны(КФХның һәр әгъзасы һәм даими хезмәткәре өчен 1 балл);

-шәхси эшкуарларның дәүләт реестрында гаилә фермер династиясе теркәлүнең гомуми срогы(һәр ел өчен 1 балл).

Шунысы мөһим:КФХның салымнар буенча бурычы булмаска тиеш.

Заявкаларны һәм документларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2021 елның 21 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итә:420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре,Федосеев урамы,36 йорт, 3 кат, 309 кабинет. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Конкурс турындагы мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча төгәлләштерергә мөмкин:88004441670,(843)221-76-53,221-76-55.

Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турында тулырак мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International