Татарстан галимнәре үсемлек аксымын җитештерүне интенсификацияләү алымнарын эшләделәр

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) галимнәре биология фәннәре кандидаты, әйдәүче фәнни хезмәткәр Александра Фадеева җитәкчелегендә борчакның генетик ресурсларын мобилизацияләү һәм югары уңдырышлылык һәм сыйфат потенциалын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән эшкәртү технологиясе элементларын камилләштерү нигезендә үсемлек аксымын җитештерүне интенсификацияләү алымнарын эшләделәр. Тикшеренү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр конкурсында җиңүче булды.

Тикшеренүләр “ИНКО-ТЭК Агро Алабуга”  ҖЧҖ җитештергән ике ашламада Велес һәм Нарат яңа сорт  борчакларының потенциалын гамәлгә ашыру алымнарын өйрәнү буенча уздырылды.

 Эшләнмә кысаларында беренче тапкыр борчак сортларының агроценоз структурасын булдыру, минераль тукландыруның төрле дәрәҗәсен куллануның, орлыкларны чәчү алдыннан эшкәртү өчен саклагыч-стимуллаштыручы препаратларны куллануның нәтиҗәлелеге буенча эксперименталь мәгълүматлар алынды. Тикшеренү барышында яңа селекция сортлары  казанышларының агротехникасын эшләгәндә икътисадый яктан отышлы вариантлар, төрле  тыгызлыктагы чәчүлекләрдә борчакның яңа сортларының уңдырышлылыгын булдыруның һәм аксым күләменең   закончалыклы булуы ачыкланды. Чәчүнең тыгызлыгына карап, агроценозларда үсемлекләрнең конкуренциягә сәләтлелеге, җитештерү һәм орлыкчылык чәчүлекләренең оптималь структурасын формалаштыру буенча сорт үзенчәлекләре билгеләнде.

Әйтергә кирәк,  борчакның Велес сортын үстергәндә аннан  яхшы  уңыш  алу    өчен 1,4 млн.шытым орлыгын чәчү норма санала, шулай  иткәндә,  үсемлекләрнең   91%ка кадәре исән калып,    чәчүлекнең оптималь тыгызлыгын тәэмин итәчәк. Уңдырышлылыкның, аксым җыюның һәм табышлылыкның максималь күрсәткечләренә  сорт, патоген микрофлорадан химик яклауның Скарлет препаратын кулланып, 30 кг чикләрендә азот  булган   минераль ашламаны  кулланганда ирешергә сәләтле. Сортны биологик игенчелек таләпләре буенча игү ашламасыз чәчкәндә  максималь икътисадый нәтиҗә тәэмин итә торган (Ризоторфин+уникаль гумус+май+биохелат) комплексы  белән чәчү алдыннан эшкәртү варианты туры килә.  N12P40K60 минераль ашлама фоны буенча табышлылыкның  иң югары  дәрәҗәсе чәчү алдыннан  (Ризоторфин + уникаль Фитотрикс) препаратлары белән  эшкәрткәндә тәэмин ителә.

 Ә борчакның  Нарат сорты интенсификацияләү факторларын кулланмаганда түбәнрәк чыгыш  бирә, әмма   орлыклардагы аксымның  югары дәрәҗәдә булуы белән характерлана. Максималь уңыш алу һәм аксым җыю өчен сортны чәчү алдыннан    химик Скарлет һәм Майский биологик фунгициды белән бергә  (нормадан 50%) эшкәртү таләп  ителә. Бу сорт өчен экологик  һәм икътисадый яктан отышлы вариант буларак,  орлыкларны чәчү алдыннан   Ризоторфин+уникаль гумус+ Фитотрикс биологик препаратлар белән эшкәртү уңышшлы була. Югары икътисадый нәтиҗәгә табигый уңдырышлылык һәм N12P40K60 элементлары белән минераль ашламалар кертү шартларында ирешергә мөмкин. 

Яңа сортларны һәм сыналган агроысулларны  гамәлгә кертү Татарстан Республикасы хуҗалыкларында борчакның уңышын һәм аның сыйфатын шактый арттырырга  ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International